tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре көннәре Ульяновскида
Бөтендөнья татар яшьләре көннәре Ульяновскида

Бөтендөнья татар яшьләре көннәре Ульяновскида

“Яшәсәк тә төрле җирләрдә, сөйләшәбез татар телендә”. Бөтенроссия татар яшьләре көннәре быел әнә шундый шигарь астында узды. Егетләр һәм кызлар биш көн дәвамында теплоходта сәяхәт кылып Идел буендагы шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребез белән һәртөрле очрашуларда һәм түгәрәк өстәлләрдә катнаштылар, музейларда булдылар. Илебезнең 30 дан артык төбәгеннән  килгән яшьләрнең борынгы Сембер-Ульяновск шәһәренә дә тукталдылар.

Иртәнге бәйрәм рухы теплоход килеп туктагач тагын да күтәрелде, семберлеләр   килгән кунакларны чәк-чәк, җыр-бию  һәм якты йөз белән каршы алды.

Ульяновск  шәһәр башлыгының Беренче урынбасары Вадим Андреев кунакларны сәламләп “Шундый зур делегацияләрнең килүе безне һәрчак шатландыра. Кызганычка каршы, сез бары тик 8 сәгатькә генә килгәнсез. Безнең шәһәрне карап чыгар өчен күбрәк вакыт кирәк” диде.

Елга портында үзара аралашып, бер-берсен сәламләп бүләкләр алышканнан соң килгән яшьләрне автобусларда борынгы Сембер буйлап сәяхәткә алып киттеләр. Билгеле инде, кунакларга беренче итеп заманында бөтен дөньяны шаулаткан шәхес – Владимир Ленин белән бәйләнешле урыннарны күрсәттеләр. Килүчеләрнең барысы да диярлек  әле бу якларда тәүге тапкыр.  Сер түгел, төбәкләрдә яшьләр хәрәкәте бар җирдә дә бер төрле түгел. Араларында  сүлпәннәре дә, бик активлары да бар. Тубыл шәһәреннән килгән  Гөлнур Зиннәтуллина “Безнең Төмән өлкәсендә яшьләр бик актив. Алар һәртөрле чаралар уздыралар, гаилә коралар. Мин Тубылга килгәч бер проблема белән очраштым-монда яшьләр үзләренең милләтеннән оялып татарча аралашмыйлар. Мин сорагач, ник татарлыгыбызны күрсәтеп йөрик инде, диләр.  Хәзер  без менә яшьләр арасында  шул хатаны төзәтү һәм татар милләте өчен горурлану хисе уяту өстендә актив эш алып барабыз, яңа проектлар уйлап табабыз”, ди.

Борынгы Сембернең тарихи урыннарын караганнан соң кунаклар Ульяновск татарларының горурлыгы булган өлкәнең татар мәдәният үзәгенә килделәр, аның каршындагы Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Аннан соң аларны “Ак калфак” оешмасы кызлары чәй белән сыйлады. Аларга  Сембер яшьләре белән аралашыр өчен монда да менә дигән мәйдан иде.   Билгеле, мондый чараларга яшьләрне күбрәк җәлеп итү максатыннан оештыручылар ел саен  аларның ялы кызыклы һәм файдалы булсын өчен программаны яңартып торалар. Шунысы сөендерә, илебезнең утыздан артык төбәгеннән килгән кайсы гына егет һәм кыз белән сөйләшсәң дә, һәр җирдә дә яңа оешмалар барлыкка килүе,  яшьләр өчен һәртөрле кызыклы чаралар уздырылуы хакында ишетәсең. “Без татар яшьләре өчен“Татар-пати” оештырабыз. Анда без яшьтәшләребезне күңел ачырга чакырыбыз, төрле конкурслар,  уеннар оештырабыз” ди Әстерхан шәһәре кызы Диләрә Измайлова.  Мәдәният үзәгендә  кече һәм урта эшмәкәрлек эшен оештыру һәм аны алып бару буенча узган сөйләшү дә яшьләргә файдалы булыр. Бүген алар белән очрашуга Сембернең беренче эшмәкәре, төбәкнең атказанган сәүдә хезмәткәре Асия ханым Мөлекова һәм шәһәр думасы депутаты, эшмәкәр Рамил Абитов килгән. Ә аларның яңа эшне башлаучыларга әйтер сүзләре, бүлешер киңәшләре байтак иде .

                                                    Рамис Сафин,  Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*