tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия фестивале җиңүчесенә – планшет
Бөтенроссия фестивале җиңүчесенә – планшет

Бөтенроссия фестивале җиңүчесенә – планшет

Тукай ягы саналган Әтнә төбәге бу көннәрдә Тукай рухы, татар телен бар җиһанга таныту миссиясе белән яши дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Районның олысы да, кечесе дә шулай. Әйтик, йөз еллык тарихы булган һәм дә сөекле шагыйребез исемен йөрткән Әтнә дәүләт драма театры, бу көннәрдә ерак Дагстан башкаласы – Махачкалада Каспий буе дәүләтләренең милли театрлары фестивалендә үз репертуарындагы «Югалган көн» спектаклен күрсәтеп, Тукай телен, татар аһәңнәрен дөньяга танытып йөрсә, Әтнә төбәге исә үзенә татарча кыска метражлы видеофильмнар һәм музыкаль клиплар төшерергә һәвәс балаларны Бөтенроссия видеофестиваленә җыйды. Мондый фестивальне алар беренче тапкыр 2008 елда «Без – Тукай якташлары» исеме белән район күләмендә уздырган булганнар.

Ике елга бер тапкыр үткәрелеп киленгән бу видеофестивальләре инде быел республикабыз укучыларын гына илһамландырып калмаган, Бөтенроссия статусына да дәгъвалык иткән. Чөнки быелгысында ут күршеләре Мари Эль Республикасының Бәрәңге һәм Морки районнары укучылары да, татар телендәге видеофильмнары белән катнашып, күпләрне шаккаттырды. Республикабызның Саба, Арча, Кукмара, Биектау, Теләче, Балтач районнары, Казан шәһәре укучыларыннан да шактый кызыклы эшләр килгән булган. Жюри шулар арасыннан иң яхшы дип табылган 20 эшне татар балалары видеофестивале финалында катнашырга лаек дип тапты.

Һәм менә алар Габдулла Тукай исемендәге Әтнә драма театрының тамаша залында тамашачы һәм мәртәбәле жюри хозурына тәкъдим ителде. Әлеге иҗади эшләр «Иң яхшы видеоклип», ә инде кыска метражлы фильмнар «Туган телем язмышы», «Минем өчен үрнәк шәхес», «Республикабыз тарихында туган төбәгем тарихы чагылышы» номинацияләре буенча бәяләнде.

Нәтиҗәдә, «Бәхетле бала» видеоклибы өчен Теләчедән Диләрә Мәхмүтова I урынга лаек дип табылды. II урында – Әтнә районы Бәрәзә төп мәктәбеннән Алисә һәм Салават Әхмәтҗановларның «Абыема», III урында – Казандагы 94 нче гимназиясе укучылары әзерләгән «Сугыш турында картлар сөйләшә» клиплары.Видеофильмнар арасында I урында – Арча шәһәрендәге «Нур» балалар студиясе төшергән «Ипи пешерү йоласы» фильмы. II урында – Мари Эль Республикасының Бәрәңге районы Куян урта мәктәбеннән Илзия Ибраһимованың «Безнең тарихыбыз» фильмы. III урынга Арча районы Иске Чүриле мәктәбе укучысы Гүзәл Вәлиеваның «Тел хакында уйларым» видеофильмы лаек дип табылды. Ә инде «Мәгариф» журналы сайты аша инде күпләрегезгә таныш булган Әтнә районы Күәм урта мәктәбе укучысы Зөһрә Садриеваның «Күренекле татар мөгаллиме Равил Садриев» дигән видеофильмы Бөтендөнья татар конгрессыннан махсус призына лаек булды. Җиңүче кызыбыз планшет белән бүләкләнде.

Шунысын да искәртик: әлеге видеофестивальдә җиңеп чыккан укучыларрның видеофильмнары һәм клиплары якын көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы сайтына да куелачак, диделәр.

Таһир САБИРҖАНОВ
Хәмит БАДЫЙКОВ фотолары

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*