tatruen
Баш бит / / Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены / Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты татар авылларын саклау һәм үстерү буенча зур оештыру эше башкара. Әйтик, 2008 елда гамәлгә куелган “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы РФнең Юстиция министрлыгында теркәлде. Оешма эшчәнлегенә илнең төрле төбәкләрендә авыл хуҗалыгы эшмәкәрлеге тармагында өстенлекле юнәлешләрне уңышлы тормышка ашыручы  авыл эшмәкәрләре җәлеп ителде. Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында соңгы елларда Россия Федерациясендәге 4200 татар авылы кергән база булдырылды, “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы сайты эшли башлады. Башкарылган эш бу юнәлештә һәрдаим  мониторинг уздырып торырга һәм авыллар үсеше буенча яңа бурычлар билгеләргә ярдәм итә.

Җыенда катнашучылар, делегатлар чыгышларын тыңлап, авылдагы заманча эшмәкәрлек мәсьәләләрен төрле яклап тикшергәннән соң Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына, “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасына, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенә түбәндәге бурычларны йөкләргә, шулай ук Россия Федерациясе татар авыллары эшмәкәрләренә киңәш итәргә карар кылдылар:

  1. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Фермерлык хуҗалыклары ассоциациясе, Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә авыл эшмәкәрлегенә ярдәм итүдә базар механизмнарын уйлап табу буенча эшче төркем төзергә;
  2. Татар авылларында яшәүчеләр һәм алар белән эшләүче агросәнәгать предприятеләре милке булган җир участоклары базасын булдыруны өстенлекле максат дип санарга, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җир участколарын теркәүдә юридик ярдәм күрсәтергә;
  3. Татар авылларының үзидарә үсешендәге мәдәни-тарихи йолаларын истә тотып, Тукай (Чувашия), Борбаш (Татарстан), Гали (Самара) һәм башка шундый авыллар мисалында Мәхәллә системасын тергезүне мөһим эш дип санарга, бу тәҗрибәне киңрәк җәелдерергә;
  4. Мәхәллә һәм татар эшмәкәрләре белән берлектә авыл җирендә милли-дини белем бирү оешмаларын (хосусый мәктәпләрне дә кертеп) тергезү буенча дәвамлы эш алып барырга;
  5. Милли-мәдәни традицияләрне саклау һәм терегезүгә ярдәм итүче “Түгәрәк уен” татар фольклор коллективлары фестивальләрен һәм башка шундый милли-мәдәни чаралар уздыру тәҗрибәсен киңәйтергә;
  6. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә татар нәселле атларны пропагандалау һәм җирле атчылыкны үстерү максатыннан “2013-2015 елларга һәм 2020 елга кадәр планлы вакытка Татарстан Республикасында атчылык һәм ат спортын үстерү” озын вакытлы максатчан программасын хупларга. Бу проектны тормышка ашыруга авыл эшмәкәрләрен күбрәк җәлеп итәргә. “Татар атлары” ассоциациясен төзү теләген тормышка ашырырга ярдәм итәргә;
  7. Үз-үзен яшәтүче татар авыллары тәҗрибәсен өйрәнергә һәм социаль-икътисадый өлкәгә киңрәк кертергә; авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, ташу,  сату өлкәсендә кече эшмәкәрлек формаларын бөтен җирдә үстерергә. Умартачылык үсешенә, азык-төлек сәнәгате өлкәсендә хәләл продукция җитештерүгә, шулай ук кооперацияләрнең төрле формаларына аеруча игътибар бирергә. Моның өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм РФнең үз-үзен яшәтүче татар авыллары мөмкинлекләрен һәм тәҗрибәсен киңрәк файдаланырга;
  8. “Хәләл” продукциясен сертификацияләү буенча гомум килешү әзерләү максатыннан “Хәләл” продукциясен җитештерүчеләрнең бөтенроссия форумынуздырырга;
  9. Авыл эшмәкәрләренең ТР Инвестиция үсеше агентлыгы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе, шулай ук Эшмәкәрлекне үстерү ачык институты белән үзара файдалы хезмәттәшлеген җайга салырга. Эшмәкәрләргә кирәкле документларны, грантлар һәм инвестиция проектларын әзерләүдә һәрдаим юридик ярдәм күрсәтергә;
  10. РФ татар авылларындагы фермерлык һәм шәхси хуҗалыкларга, кооперативларга ярдәм итү максатыннан ТР Авыл хуҗалыгы сәнәгате паркы мөмкинлекләрен Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату мәйданы буларак киңрәк файдаланырга;
  11. Зур сорау барлыгын истә тотып, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына элек кулланылышта булган авыл хуҗалыгы техникасын (урып-җыю, бәрәңге комбайннары һ.б.) Россия төбәкләрендәге авыл эшмәкәрләренә арзан бәядән сатуны оештыруны сорап мөрәҗәгать итәргә;
  12. Татар милли оешмаларына, урындагы эшмәкәрләргә авыл Сабантуйларын оештыру һәм уздыруда актив катнашырга, аларның масштабын киңәйтү һәм эчтәлеген баетуга ирешергә.21 гасырда татар авылының яңа образын формалаштыруга, туган телне, татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, көнкүрешен   саклау һәм тергезүгә ярдәм итүче Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе уздыруны уңышлы проект дип санарга;
  13. РФнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүен искә алып, урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль программаларда, грантлар, субсидияләр, инвестицияләр  алу өчен бәйгеләрдә актив катнашырга. Моның өчен “Татар иле” татар социаль челтәре мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга;
  14. “KAZANHALAL – 2012»халыкара ярминкәсе күргәзмәләрендә актив катнашырга;

Россия төбәкләре эшмәкәрләренә Татарстан Республикасының электрон сәүдә мәйданында активрак катнашырга.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*