tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек башланды
Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек башланды

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек башланды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары, «Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү» Советы әгъзасы Марс Тукаев Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Татарстан мөфтие белән әңгәмәдә сүз “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының чираттагысын уздыру турында барды. Шулай ук очрашуда “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин да катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 19-21 июль көннәрендә Казанда “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*