tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар дин әһелләренең VII форумына багышланган пресс-конференция узды
Бөтенроссия татар дин  әһелләренең VII форумына багышланган пресс-конференция узды

Бөтенроссия татар дин әһелләренең VII форумына багышланган пресс-конференция узды

Бүген “Татмедиа” массакүләм  мәгълүмат чаралары буенча Республика агентлыгында 19-21 май көннәрендә  узачак “Милли  тормыш һәм дин”   Бөтенроссия татар дин  әһелләренең VII форумына багышланган пресс-конференция узды.

Конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе – Ринат Зиннур улы Закиров, Россия ислам университеты ректоры – Рафик Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары – Марс Рифкать улы Тукаев чыгыш ясадылар.

Конференцияне Ринат Закиров Бөтенроссия татар дин  әһелләренең VII форумы турында  гомуми мәгълүмат бирүдән башлады.  Форумның программасы, катнашучылар географиясе һәм саны, делегатларның яшь үзенчәлекләре турында сөйләде. Форумда катнашачак иң зур делегация Башкортстан Республикасыннан, аннан барлыгы 120 дин әһеле киләчәк. Форумда беренче тапкыр катнашучы төбәкләр Еврей Автоном өлкәсе, Амур өлкәсе, Дагыстан Республикасы, Тамбов өлкәсе. “Милли  тормыш һәм дин”   Бөтенроссия татар дин  әһелләренең VII форумының эшендә Россиянең 68 төбәгеннән 916 делегат катнашачак. Рафик Мөхәммәтшин журналистларга форум программасы кысаларында узачак секцияләр турында бәян итте. Быелгы программада 4 секция каралган: «Татарларда дини белем бирү системасы: үткәне һәм киләчәге», «Татарларда суфыйчылык һәм дини традицияләр», «Татар яшьләре һәм Ислам дине», «Мәгълүмат кырында Ислам динен яктырту мәсьәләләре».

Конференциянең азагында  журналистлар   кызыксынган сорауларына җавап ала алды.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*