tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр Томскта җыелалар
Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр Томскта җыелалар

Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр Томскта җыелалар

Бүген 12-13 сентябрьдә Томск шәһәрендә үтәчәк Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы оештыручылары белән матбугат конференциясе узды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Данис Шакиров, ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе Альберт Борханов, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен форумның әзерлек этабы һәм программасы белән таныштырды. Альберт Борханов белдергәнчә, бүгенге көндә Россиянең төрле төбәкләрендә татар бистәләре сакланып калган, әмма аларның күбесе авыр хәлдә. Шул уңайдан татар галимнәре Томск шәһәрендә форум оештыру карарына килделәр.

Форумның төп тематикасы – милләтебез үсешендә татар бистәләренең ролен үстерүдән гыйбарәт булачак. Пленар утырыштан тыш, өч секция эше дә каралган: шәһәр бистәләре проблемалары, татар бистәләренең яшәеш факторлары һәм һәйкәлләр кую мәсьәләсе.

Форум конференция форматында узачак. Татарстаннан 54 кеше һәм 20 дән артык башка төбәк галимнәре катнашуы көтелә. Шулар арасында Удмуртия, Мордовия республикалары, Ульян, Свердау, Чиләбе, Троицк, Магнитогорск, Әстерхан, Курган, Пермь шәһәрләре, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан һәм Амстердам тарихчылары.

Катнашучыларга фәнни хезмәтләрдән торган материаллар да тапшырылачак. Форум нәтиҗәсе буларак махсус җыентык бастыруы да көтелә.

Катнашучылар 9 сентябрьдә, РЖД белән килешенгән шартларда, поездның бер вагонында Казаннан кузгалачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*