tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Брнода сәнгать осталары концерты узды
Брнода сәнгать осталары концерты узды

Брнода сәнгать осталары концерты узды

Бүген, 6 апрель көнне Брно шәһәренең “Соно Центрум” мәдәният комплексында Татарстан сәнгать осталары концерты узды. Ул чара Чехиянең Көньяк Моравия краенда Татарстан Республикасы көннәре кысасында үтте. Тамаша залына җыелган халыкны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чехиянең Көньяк Моравия крае губернаторы Михал Гашек, РФның Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Змеевский сәламләде. Концерт программасында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт фольклор ансамбле, җырчылар Алина Шәрифҗанова, Марсель Вагизов, Раяз Фасихов, Эльмира Кәлимуллина, Айдар Сөләйманов, Артур Марат дуэты һәм башкалар чыгыш ясады.

Залда Татарстаннан килгән кул осталары күргәзмәсе дә эшләде. Тамашачылар арасында “Европа татарлары альянсы”ның киңәйтелгән утырышына җыелган Европаның 17 иленнән килгән татарлар да бар иде.

Иртәгә буласы “Европа татарлары альянсы”ның киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашчак.

Гөлназ Шәйхи
Чехия, Брно шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*