tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Бу катлаулы чор безгә үзебезне татар итеп хис иттерде — Минтимер Шәймиев

ВИДЕО: Бу катлаулы чор безгә үзебезне татар итеп хис иттерде — Минтимер Шәймиев

“Бүген мин барыбызны да, 25 еллык катлаулы юлны узып, икътисади һәм сәяси каршылыкларны җиңә-җиңә, югалмыйча, таралмыйча, алтынчы съездга җыела алуыбыз белән ихлас күңелдән котлыйм”, – дип сүзен башлады Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Бөтендөнья татар конгрессы VI съездының пленар утырышында.

“Милли тарихыбызда беренче тапкыр татарларның Бөтендөнья иҗтимагый оешмасы барлыкка килде. Узган 25 ел эчендә Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкарма комитеты, дөнья һәм ил күләмендә лаеклы, абруйлы урынга күтәрелде. Мондый мисаллар бик аздыр, әле булса. Моның иң күркәм нәтиҗәсе — халкыбызның милли үзаңы көчәю. Халыкның милли аңы арту, аны сизү гасырларга, уңышлы булган чагында, бер генә буладыр, бәлки бер дә булмыйдыр. Бу катлаулы чор безгә үзебезне татар итеп хис иттерде, горурландырды, шундый хисләр бирде”, – ди Дәүләт Киңәшчесе.

Аның фикеренчә, Бөтендөнья татар конгрессы милләтебезне берләштерү юлында заман таләпләренә җавап бирә торган уңышлы эшчәнлеге аша олы ихтирамга лаек.

“Без аның белән хаклы рәвештә горурланабыз, горурланырга тиешбез һәм киләчәктә дә шулай эшләргә кирәк. Дөресен әйткәндә, без, татарлар белән, үзара да эшләү җиңел түгел. Татар барда — хәтәр бар дигән әйтем юктан гына барлыкка килмәде. Чөнки конгрессның Башкарма комитетын тәнкыйтьләүчеләр дә аз түгел. Сүз дә юк, Тукай әйтмәшли, тәнкыйть — кирәкле шәйдер. Ул нигезле булганда файдалы”, – дигән фикердә Минтимер Шәймиев.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*