enrutat
Баш бит / Бу мәктәптә биш телдә сәламлиләр!
Бу мәктәптә биш телдә сәламлиләр!

Бу мәктәптә биш телдә сәламлиләр!

Балтач районында Чепья авылы бар. Биредә, бер авылда, удмурт, мари, татар, рус һәм башка милләт кешеләре яши. Авылда мәчет тә, чиркәү дә бар. Биредә башка салалар белән чагыштырганда бәйрәмнәр дә күбрәк билгеләп ителә, чөнки һәр халык үз го­реф-гадәтләрен саклый. Шулай булгач, удмуртлар – татарларны, татарлар мариларны бәйрәмнәре белән котлый… Күпмилләтле Чепьяның мәктәбе дә үзенчәлекле. Анда булып, сөйкемле балалар белән аралашып, «өлгергән» проблемалар хакында сөйләштек.

«ТАТАР ТЕЛЕ СӘГАТЬЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛ БУЛАРАК КЫНА КАЛДЫ»

Чепья урта мәктәбендә 304 бала белем ала, 17 авылдан килеп укый­лар. Аерым авыллардан укучылар 10, 11 нче сыйныфларга гына килә. Мәктәптә алты‑җиде милләт бала­сы белем ала. Күпчелекне удмурт­лар тәшкил итә – барлык укучылар­ның 53 проценты, икенче урында татарлар – 37 процент, 8 проценты мари балалары һәм калганы – баш­ка милләт балалары.

Мәктәпкә килеп кергәч тә, бер үзенчәлеккә игътибар иттем: күбесе татарча аралаша.

– Башка милләт балалары татарча каян белә? – дим мәктәп директоры Сәйдәш Нурмиевкә.

– Бездә халык бер‑берсе белән нык аралашып яши. Өлкән яшьтәге удмурт, мари хатыннары татарча иркен сөйләшә. Балалар да кеч­кенәдән бер-берсенең телен ише­теп, өйрәнеп үсә. Аннан, мәктәптә укучы һәр бала, дәүләт теле буларак, атнасына 2 сәгать татар теле укыды.

– Ә ни өчен үткән заманда сөй­лисез?

– Ноябрьнең унберендә татар теле сәгатьләре бетерелде. Хәзер һәр укучы атнасына ике сәгать ту­ган телен өйрәнә.

Татар телен укыту тирәсендә ыгы-зыгылар башлангач, прокура­тура вәкилләре Чепья урта мәктә­бенә дә килгән. Укыту программа­ларын тикшергәннәр. Нәтиҗәдә, татар телен укыту кыскартылып, дүрт татар теле укытучысына унар сәгать дәрес калган. Укытучылар­ның берсе башлангыч сыйныфлар­ны укытырга күчәчәк, моның өчен махсус курслар узган. Тагын берсе лаеклы ялга китәчәк.

– Дөресен генә әйткәндә, бер­ничә ата-ана: «Безгә татар теле кирәкми», – дип прокуратурага хат язган, – диде Сәйдәш абый. – Быелгы уку елына кадәр татар те­лен дәүләт теле буларак укытуга каршы чыккан кеше юк иде. Ата-аналар бер-берсеннән ишетә, күрә. Укымаска да мөмкин, дигән хәбәр таралуга, безнекеләр дә кушыл­ды. «Безнең балаларга бик авыр биремнәр бирәләр. Унтугызын­чы йөз әдәбияты нәрсәгә кирәк, аны алар барыбер аңламый», – ди ата-аналар.

– Шулай фикер йөртүчеләр ара­сында татарлар бармы? – дим.

– Чын татар гаиләләре алай ук әйтми, әмма башка милләт, катнаш гаиләләр арасында андый­лар очрый. Миңа калса, чынлап та, башка милләт балалары өчен татар теле укыту программасы авыррак иде. Бәлки күбрәк сөйләм теленә игътибар бирергә кирәк булгандыр.

Шулай да Чепья урта мәктәбе ди­ректоры төшенкелеккә бирелми: яңа уку елында атнасына өстәмә ике сәгать туган тел дәресе кертергә җыена.

– Укучылар, кайсы милләттән булуларына карап, сыйныфларга бүленә. Катнаш никахтан булган гаиләләр күбрәк татар телен сай­лый. Хәтта удмурт, мари балала­ры арасында да татар теле дәресен сайлаучылар бар. Ничек кенә бул­масын, атнасына ике сәгать туган тел дәресе бик аз. Ничек тә өстәмә ике сәгатькә урын табарбыз, Алла боерса.

– Соңгы елларда укучылар саны 300дән артык тора. Мәктәпнең киләчәге бар, –диде директор Сәйдәш Нурмиев.

«БЕЗНЕКЕЛӘР – ИҢ МАТУРЛАРЫ!

Чепья мәктәбендә укучылар үзгә тоелды, төс-кыяфәтләре белән диюем. Җирән чәчлеләр, кап‑кара күзлеләр, сары чәчле, яшел күзле малай-кызлар дисеңме.

– Төрле милләт балалары булган­га шулай төрле алар, – дип елмайды директор. – Катнаш никахтан туган малай-кызлар аеруча сөйкемле. Мин аны гел әйтәм: безнең мәктәп балалары иң матурлары!

Мәктәпнең дүрт автобусы, көн саен икешәр рейс ясап, бала­ларны авылларга барып ала, дә­ресләр беткәч кайтарып куя. Авыл исемнәре кызык тоелды: Яңгырчы, Күскем, Сырия, Тагашур, Сизнер, Мельничная – болары удмурт авыл­лары. Пыжмара, Чепья, Куремьял – татар авыллары: керәшен татары авыллары – Иске Чепья, Дорга; мари авылы – Улисьял. Укыту рус телендә бара.

1844 елда эшли башлаган Чепья урта мәктәбе гомер-гомергә Балтач районындагы иң зур мәктәпләрнең берсе саналган. Биредә меңәр бала укыган вакытлар да булган.

– Соңгы елларда укучылар саны 300дән артык тора, – диде Сәйдәш Нурмиев. – Киләсе елларга да шун­нан кимергә тиеш түгелбез. Ике ел элек мәктәп белән янәшә балалар бакчасы салып куйдылар. 120 урын­га исәпләнгән ул. Тик бакчада урын барыбыр җитми, балалар саны бик күп. Шулай булгач, мәктәпнең киләчәге бар. Моңа һич шиклән­мим.

Кайсы мәктәпкә барып чыксаң да, укудан тыш аларның янә бер шөгыль-кызыксынулары була. Чепья урта мәктәбе укучылары спорт белән «җенләнгән». Стан­дартларга туры китереп эшләнгән ачык боз мәйданы, ике спорт­заллары бар. Кул көрәше, билбау көрәше, хоккей (үзләренең махсус формалары бар), футбол – барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Район күләмендә ярышлар да еш кына Чепья урта мәктәбендә уза.

– Төрле авыллардан килеп уку­ның зур кимчелеге – укучылар кичке якта мәктәпкә килә алмый, – ди директор. – Алар бит әле өчкә, дүрткә мәктәп автобусы белән кайтып кына җитә. Шулай да 9, 10, 11 нче сыйныф укучылары өчен җомга көн «бәйрәм» яса­дык – бу көнне автобус ике тапкыр әйләнә. Укучылар, кичен мәктәпкә килеп, спорт белән шөгыльләнә, имтиханнарга әзерләнә.

«УКЫРГА ӨЙРӘНЕП КИЛҮ ХӘЕРЛЕРӘК!»

Без килгәндә Чепья мәктәбендә кызу эш бара иде. Белем бирү йор­тының ике гектар җире бар. Ел буе үзләренә җитәрлек суган, кишер, чөгендер үстерәләр.

– Хәзер балаларны кул хезмәтенә бик кушып булмый, закон буенча да ярамый бит, – ди Сәйдәш Нур­миев. – Шуңа күрә җир эшкәртергә мотоблок алдык. Әлбәттә, бакча­га балалар да чыга. Аларсыз гына булмый. Тик нигездә бакча техник персоналлар өстендә.

Авыл мәктәбендә бирелә тор­ган белем дәрәҗәсе турында да сөйләштек. Узган ел ике мөгал­лим, «Ел укытучысы – 2017» респуб­лика бәйгесендә катнашып, финал­га чыккан. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Константин Грахов өченче урынны алган. Быел да ике укытучылары Казанга фи­налга узган. Ике ел элек, «Иң яхшы мәктәп» конкурсы кысаларында, беренче унлыкка кереп, ике мил­лион грант отканнар. Ул акчага мәктәпнең техник базасын тулы­сынча яңартканнар.

– Авыл мәктәбендә дә бер дигән мөмкинлекләр бар, – диде Констан­тин Викторович. – Укучыларыбыз ел саен республика күләм олим­пиадаларда урыннар ала. Шул ук ике миллион грантны да болай гына бирмиләр. Аның өчен бөтен күрсәткечләр югары булырга тиеш.

Сыйныфларга кереп укучылар белән күрешеп чыктым. Биш телдә сәламлиләр! Гаҗәп: бер класста си­нең белән биш телдә сөйләшәләр. Бу бит шәһәрнең бер текә билинг­валь үзәге түгел, ә гап‑гади авыл мәктәбе.

Беренче сыйныфка кергәч, алдагы партада утырган җирән чәчле, шомырт кара күзле, түгәрәк йөзле бер ма­лайга күзем төште. Исе­ме Георгий, фамилиясе Смагин икән.

– Милләтең буенча кем син? – дим.

– Әтием рус, әнием удмурт. Ә әнинең әнисе башкорт булган…

– Безнең Гоша акти­вист, бик яхшы укый, – дип сүзгә кушылды ма­лайның сыйныф җитәк­чесе Алена Туктарова.

– Шәһәр җирендә бала берен­че сыйныфка кергәндә укый‑яза белсә, яхшырак дип әйтәләр. Сездә ничек? – дим укытучыга.

– Әлбәттә, укый белеп керсә яхшырак. Үзенә җиңелрәк бу­лачак. Укучылар яңа елга кадәр үк мөстәкыйль эш язалар. Ә анда баланың үзенә укып эшләргә кирәк. Ни әйтсәң дә, бүгенге мәктәп прог­раммалары алдан өйрәнеп килгән балаларга йөз тота.

…Күпмилләтле Чепья мәктәбенә сокланып кайттым. Төрле милләт вәкилләренең бергә дус‑тату яшәп, төрле телләрне үзләштереп, укып, әнә нинди уңышларга ирешеп бул­ганлыгына ачык мисал алар.

Беренче сыйныфка кергәч, алдагы партада утырган җирән чәчле, шомырт кара күзле, түгәрәк йөзле бер малайга күзем төште. Исеме Георгий, фамилиясе Смагин икән.

Автор: Руфия Фазылова
Фотограф: Александр Ефремов
protatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*