tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа “Ак калфагы” яңалыклары
Буа “Ак калфагы” яңалыклары

Буа “Ак калфагы” яңалыклары

Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе каршында оешкан “Ак калфак”клубы үз эшен берничә ай элек кенә башлап җибәрсә дә,кызыклы очрашулар,тәрбияви чаралар уздырырга өлгерде.Республика күләмендәге “Киләчәге бар милләт без”дигән темага фәнни укулар,”Гомерләр заяга узмаган”исемле түгәрәк өстәл,язучыларыбызның тәрбияви әсәрләренә әдәби иртәләр,кул эшләре күргәзмәләре,район күләмендә “Милләт сакчысы-туган телебез”дигән күргәзмә райондашларда кызыксыну уятты.Бүген чиртта берьюлы ике чара оештырылды. Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәптә инде 13 елдан бирле эшләп килүче Ренат Харис исемендәге музей галереясенең оештыручысы Татарстанның атказанган укытучысы,шагыйрә Гөлнур Айзат районның “Ак калфак” клубы әгъзаларын һәм “Гөлҗамал” фольклор ансамблен музей эшчәнлеге белән таныштырды..Буа төбәгенең талантлы шәхесләренә багышланган очрашу бик җылы мөнәсәбәтләрдә узды.”Гөлҗамал”ның җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Исхакова исә үз чиратында әлеге коллективның оешу тарихын искә төшерде.
Клуб икенче чараны Буа туган як музеенда дәвам итте. ”Энҗе таптым “ дип аталган очрашу-кичәдә татар халкының милли баш киеме –калфак, күлмәк изүе эшләү тарихы белән танышу күптән түгел Казан шәһәрендә узган мастер-класста катнашкан клуб әгъзасы Минзилә Фаткуллованың тәэсирләре белән үрелеп барды .Очрашуда катнашучылар яшь кул остасы Фирания Еремееваның чигеп эшләнгән картиналарына да сокландылар. Очрашуда татар халкының милли киемнәрен дә тәкъдим иттек. Кичәнең иң югары ноктасы булып очрашу кунаклары булып килгән ансамбль чыгышы булды.Алар “Кич утыру”дигән җырлы-биюле тамаша күрсәттеләр.”Ак калфак”клубының эшчәнлегенә Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов югары бәя биреп, алдагы эшләрендә уңышлар теләде.Әлеге чараларны “Буа дулкыннары”җирле тапшырулары да төшерде.

Гөлнур Айзатуллова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*