tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Будапештка камаллылар спектаклен карарга дип Норвегиядән автор үзе килгән
Будапештка камаллылар спектаклен карарга дип Норвегиядән автор үзе килгән

Будапештка камаллылар спектаклен карарга дип Норвегиядән автор үзе килгән

2 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының “Җәйнең бер көнендә” спектаклен Норвегия драматургы, бүгенге заманның танылган драматургларыннан берсе, әлеге пьесаның авторы Йон Фоссе карады. Искәртеп үтәбез, спектакль Будапешт шәһәрендә И.Мадача исемендәге Халыкара театрлар фестивалендә уңышлы тәкъдим ителде.

Йон Фоссе, үзе әйтүенчә, Будапешт шәһәренә, Мадача исемендәге фестивальгә, махсус “Җәйнең бер көнендә” спектаклен карау өчен килгән.

Спектакльдән соң Йон Фоссе сәхнә артына килде. «Мин, барыгызны да кочаклап, чын күңелдән рәхмәт әйтергә генә кердем. Миңа спектакль ошады» – диде драматург.

Киләсе спектакльне камаллылар “Алтын битлек” Россия Милли театраль фестивале кысаларында 16 апрельдә, Мәскәү шәһәрендә Вс. Мейерхольд үзәгендә уйнаячаклар.

Камал театры сайты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*