tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Будапештта “Ауропа татарлары альянсы” 5 еллыгы уңаеннан чаралар дәвам итә
Будапештта “Ауропа татарлары альянсы” 5 еллыгы уңаеннан чаралар дәвам итә

Будапештта “Ауропа татарлары альянсы” 5 еллыгы уңаеннан чаралар дәвам итә

Бүген, 28 апрельдә, Будапештта “Ауропа татарлары альянсы кешелек үлчәнешендә: биш ел бергә” конференциясе үз эшен дәвам итә. Искәртеп узабыз, агымдагы елда “Ауропа татарлары альянсы” Ауропа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасы 5-еллыгын билгеләп үтә. 26-29 апрельдә Венгриядә моңа багышланган бер төркем чаралар уза. Аларда Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Конференцияне Латвиядән Ринат Ахунов башлап җибәрде, ул үзе җитәкләгэн Латвия татарларының “Идел” җәмгыяте турында мәгьлүмат бирде, тарихын сөйлэде. Оешмага быел 30 ел була. Шулай ук ул төрле грантлар отып, төрле проектларны тормышка ашыру тәҗрибэсе белән дә уртаклашты.

Васил Шәйхразиев булачак Җәлил укулары турында мәгьлүмат бирде, Ауропа татарларын бу эштә актив катнашырга чакырды.

Швейцариядә «Юлдаш» татарлар һәм башкортлар ассоциациясе рәисе Регина Щеголева Альянс сайты ачу буенча мәгьлүмат бирде. Әлегэ сайт демо вариантта эшли –
Alliance-tatar.eu

Васил Шәйхразиев моны бик хуплап, кирәкле эш, ди. Сайт булырга тиеш һәм аңа оператив рәвештә бөтен Европадагы яңалыклар эленеп барырга тиеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*