tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Будапештта “Ауропа татарлары альянсы кешелек үлчәнешендә: биш ел бергә” конференциясе уза
Будапештта “Ауропа татарлары альянсы кешелек үлчәнешендә: биш ел бергә” конференциясе уза

Будапештта “Ауропа татарлары альянсы кешелек үлчәнешендә: биш ел бергә” конференциясе уза

Будапештта “Ауропа татарлары альянсы кешелек үлчәнешендә: биш ел бергә” конференциясе дәвам итә. Әлеге чара “Ауропа татарлары альянсы” Ауропа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасы 5-еллыгын билгеләп үтү кысаларында уздырыла. Чарада Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Төшкә кадәр конференция кунакларына Васил Шәйхразиев Татарстаннан сәламнәр җиткерде. “Ауропа татарлары альянсы”ның Европа Союзы илләрендә яшәгән милләттәшләрне берләштерүдәге әһәмиятен ассызыклады. Аннары катнашучылар  бер төркем чыгышларны тыңлады.

Төшке аштан соң конференция эшлекле режимда дәвам итте.  Халыкара татарлар ассоциациясенең тышкы икътисади һәм мәдәни үсеш буенча вәкиле Наил Хөсәенов татар ашларын пешерү буенча мастер-класслар үткәрү турында мәгьлүмат бирде.

Таир Кузнецовас – Литва Республикасында Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле – Литвада уза торган халыкара кулинар конкурслар турында сөйләде. Немежис татар оешмасы аларда катнашып һәрвакыт беренче урыннар ала.

Васил Шәйхразиев татар оешмаларыннан килгән гаризалар буенча махсус десант формалаштырып, төрле илләрдә мастер-класслар үткәрергә тәкьдим итте. Татар ашлары, бию, җыр, телгэ өйрәтү, тарих һ.б.

Жыелышта катнашучылар бу тәкьдимне хуплап кабул иттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*