tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Будапештта «Европа татар кызы» бәйгесе уздырыла
Будапештта «Европа татар кызы» бәйгесе уздырыла

Будапештта «Европа татар кызы» бәйгесе уздырыла

Быел беренче тапкыр Венгриядә  «Европа татар кызы» бәйгесе уздырыла. Ул апрель аенда булачак. Әлеге чараның милли төсмерен ассызыклау өчен Чаллының «Болгар» бию театры да бәйгегә барачак.

Будапештта артистлар дөнья халыклары җырлары һәм биюләреннән торган концерт программасын тәкъдим итәчәк. Шулай ук алар бәйгедә катнашучы кызларга сәхнәгә чыгуга әзерлектә ярдәм итәчәк. Франция, Австрия, Бөекбритания, Болгария, Швециядән килгән кызлар жюри алдында милли гореф-гадәтләребезне, йолаларны  һәм татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтәчәк.

Проект һәм сценарий авторы, куючы режиссер — якташыбыз, хәзерге вакытта Швециядә яшәүче Айна Еремина-Зеттерлунд. Ул —  ана телен һәм милли мәдәниятебезне саклау, үстерү белән бәйле булган күп кенә чараларны оештыручы.

«Европа татар кызы» проекты Татар конгрессы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

http://chelny-izvest.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*