tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буген Казаннан изге җирләргә иң зур хаҗилар төркеме очып китте
Буген Казаннан изге җирләргә иң зур хаҗилар төркеме очып китте

Буген Казаннан изге җирләргә иң зур хаҗилар төркеме очып китте

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 1 нче көнендә, Казан аэропортыннан 5 төркемнән торган 245 кеше хаҗ сәфәренә кузгалды. Булачак хаҗилар чартер рейсы белән турыдан-туры Казан – Җиддә маршруты буенча оча. Әлеге маршрут буенча очучылар, ихрамга керү чиген һава юлында үтү сәбәпле, Казан аэропортында ихрамга керде – ир-атлар махсус тукымадан торган япмаларны киде. Хаҗилар төркемнәре бик үзенчәлекле – төрле эшче һөнәр кешеләре, мәдрәсәләрдә, дини уку йортларында Коръән фәнен укытучылар, фән хезмәткәрләре, төрле конкурсларда, ярышларда җиңүчеләр бар. Бүген кич 245 кеше Җиддәдән соң Мәккәгә барып кунакханәләргә урнашачак һәм гомрә кылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*