tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәттәшебез Булат Ибраһимов Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә тәкъдим ителде
Хезмәттәшебез Булат Ибраһимов Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә тәкъдим ителде

Хезмәттәшебез Булат Ибраһимов Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә тәкъдим ителде

  • Татарстан Язучылар берлеге идарә утырышында яшь шагыйрь Булат Ибраһимовны Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә тәкъдим итте. Әлеге бүләккә Язучылар берлегеннән шулай ук икенче кандидат – язучы һәм филология фәннәре кандидаты Хәнәфи Бәдигый дәгъва итә.
“Шәхсән мин Булат Ибраһимов өчен сөендем. Ул бик талантлы егет, ике китап авторы, аңа өметләр багларга мөмкин”, — дип белдергән Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт “Татар-информ” агентлыгына.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе ике елга бер мәртәбә дүрт кешегә тапшырыла. Премия лауреатлары Муса Җәлилнең туган көнендә 15 февральдә игълан ителәчәк.

Ибраһимов Булат Хәким улы 1990 елның 19 октябрендә Лаеш районы Атабай авылында дөньяга килә. Туган авылы мәктәбендә белем алгач, 2008 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына (хәзерге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, КФУ) укырга керә.

Булат Ибраһим – “Иделем акчарлагы–2009” конкурсының “Гран–при” иясе, “Таян Аллага” бәйгесенең беренче дәрәҗә лауреаты (2011), Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендия иясе (2012, 2013).

2014 елның сентябрь аенда Булат Ибраһимның “Балык теле” исемле тәүге китабы дөнья күрә. 2014 елдан ул Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.

Бүгенге көндә яшь шагыйрьнең иҗат җимешләре әледән–әле республика матбугатында басылып тора. 

Булат Ибраһимов Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетында матбугат сәркатибе вазыйфаларын башкара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*