enrutat
Баш бит / Самар татарлары ярдәме белән “Иделдә Болгар цивилизациясе” исемле китап басылды
Самар татарлары ярдәме белән “Иделдә Болгар цивилизациясе” исемле китап басылды

Самар татарлары ярдәме белән “Иделдә Болгар цивилизациясе” исемле китап басылды

460 ел элек татар үзенең дәүләтчелеген югалткач, милләт буларак сүнү сукмагына басты. Ислам диненнән ваз кичтерү, көчләп чукындыру, мыскыллау, телдән биздерү, асыл гореф-гадәтләребездән арындыру, хәләлнең нәрсә икәнен оныттыру, интернационализм байрагына чорнап урыслаштыру сәясәтен сеңдерү – барчасы да татарны юк итү максатыннан эшләнде. Хәзерге вакытта уйлап чыгарылган толератность шулпасы да татарның башын бөгү, авызын ачтырмау сәясәтенең бер төре.

Без бу кыенлыкларны, югалтуларны Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән сынаулар итеп карарга тиешбез. Сиксән ел саташулардан соң ватаныбыз Русия гаҗәеп авырлык белән шәхеснең рухи пәрдәсен имгәкләтүен аңлый башлады кебек. Җәмгыятьтә чамалы булса да шартлы иреклек бар. Хәзер күп нәрсә кешенең үзеннән тора, шул ук вакытта шәхес милли йөрәкле әйдаманнарга мохтаҗ. Самарда шундыйларның берсе Гомәр Батыршин.

Гомәр әфәнде Батыршин берничә ел элек Самарда “Болгар мирасы” исемле фонд оештырып җибәрде. Миллионлы Самарның Зубчаниновка бистәсендә мәчет салдырды. Болгар дәүләтенең көньяк чигенә туры килгән, болгарлар заманында таможня ноктасы булып хезмәт иткән җирдә стелла куйдырды. Биеклеге алты метр ярым. Һәйкәлнең башында горур Барс тора.

Инде “Булгарская цивилизация на Волге” исемле китапны да үз акчасына бастырды. Китапны тарих фәннәре докторлары, профессорлар Гамирҗан Дәүләтшин һәм Фаяз Хуҗин язган. Китапның мөхәррире Фәрид Ширияздан дистәләгән тарихи чыганакларны эшкәртеп, гаҗәеп бай эчтәлекле болгар чорына кагылган тарихи хронологияне туплый алган. Шуны да искәртеп узарга кирәктер, гади укучыга тарихи дөреслекне Фәрид Ширияздан “чәйнәп” биргән. Гади тел, аңлаешлы җөмләләр.

Китапның кирәклегенә бик күп сәбәпләр бар. Бүгенге көндә татар гаиләсендә милләтебезгә, телебезгә, динебез Исламга хөрмәт тәрбияләнми. Үз милләте белән горурланып яшәүчеләр бармак белән санарлык. Иң аянычы шунда ки, татарлыктан гарьләнүчеләр арта бара.

Рус китапларында мәктәп баласына татарны вәхши образында китереп куялар. Шулай ук татарны тамырсыз килмешәк итеп күрсәтәләр. Шулай итеп, сабый күңеленә үз татарына каршы агу салалар.

Гомәр БатыршинКитап чыгу уңаеннан, Гомәр Батыршинга берничә сорау бирдем:

— Ни өчен Идел болгарлары турында китап яздырырга булдың?

— Самарда яшәгән татарларга сез Монголиядән килгәннәр дип әйтүчеләр бар.Татарның көчле дәүләткә ия булып яшәгәнен белмиләр һәм иң аянычы, белергә дә теләмәүчеләр бар. Татар империяләр тоткан халык. Ул сәүдә юлларын ачып кына калмаган ул юлларны саклауны да оештырган. Татарның чәчәк аткан дәүләте – ул Болгар дәүләте.

Болгар дәүләтеннән үрнәк алучылар исемлеген санап тормыйча, шуны әйтү дә җитәр дип саныйм. Рус дәүләте күп нәрсәне татардан күчергән. Тикмәгә генә Болгар дәүләтен урыслар “Светочь Востока”, “Золотой трон Востока,” “Царство Разума” димәгәннәр бит инде.

Бүгенге көндә төрле милләтләрне үзара тату яшәтергә өндиләр. Болгар җирлегендә төрле кавемнәр дустанә көн күргәннәр.

— Китапның мөхәррире “Ислам Нур” газетының мөхәррире Фәрид Ширияздан. Сез аның куйган хезмәте белән канәгатьме?

— Галимнәрнең авыр телен гади укучы аңларлык итте. Китапның икенче бүлеге тулысынча Фәрид Ширияздан хезмәте. Фәрид абый интеллектуал. Тарихны тирән белә. Урыс һәм татар телләрендә камил фикер йөртә һәм аны хатасыз кәгазьгә төшерә белүче талант. Дистәләгән тарихи чыганакларны укып чыгып, аларны иләп, сөзеп сокланырлык хронология ясады.

— Сез куйган максат китапта ирешелгәнме?

— Бер китапка бөтен тарихны сыйдырып булмый. Китапны күпләр укыды, укый һәм аларның фикере бер. “Булгарская цивилизация на Волге” җыентыгы татар кешесендә горурлык уята, башка милләт вәкиленең күзен ача.

Самарның татар эшмәкәрләре дә, гади халык та җыентыкны кызыксынып укый. Әйтик, Рифкат Хуҗин, китапны йотлыгып укыдым, татарлыкны арттыра торган китап, диде.

Минәхмәт Халиуллов: “Беренчедән, китап зәвыкъ белән эшләнгән. Кулга аласы һәм укыйсы килә. Болгар дәүләтенә кагылган хронологияне бер җирдә туплап бирү китапның отышлы ягы. Акыл өстәү чыганак”, дип белдерде.

Равил Галимов: “Үзем генә укып калмадым, әле дистәләгән кешегә бүләк итеп тә бирдем.Татарны канатландыручы китап”, дигән фикерен әйтте.

Наилә Сабирҗанова болай диде: “Гаиләбез белән укыдык. Фикеребез уртак: китап яхшы, дәлилле язылган.Татарның күзен ача торган җыентык. Мөхәррир буларак Фәрид Ширияздан зур көч куйган. Фәнни җыентык булуга карамастан, арымыйча укыйсың. Күңелне рәнҗетерлек нәрсәләр юк. Уку дәверендә рәхәтлек тойгысы китми”.

Мең данә белән басылган китап инде таралып та беткән. Гомәр Батыршин тагын өстәмә тираж бастыру турында уйлана.

Автор: Шамил Баһаутдин

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*