tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буыннар чылбыры өзелмәсен!
Буыннар чылбыры өзелмәсен!

Буыннар чылбыры өзелмәсен!

 

БЕЛЕШМӘ

Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев – Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары.

1963 елның 3 февралендә Минзәлә районы Сәет авылында туган.

Белеме:
СССР Эчке эшләр министрлыгының югары юридик читтән торып уку мәктәбен тәмамлый (1990), белгечлеге – «Хокук белеме», юрист.

Хезмәт эшчәнлеге:

10.1980–04.1980  – «Автозаводстрой» УМС УС монтер булып эшли (Чаллы).

04.1981–10.1983 – СССРның КГБ чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә (Биробиджан).

10.1983–08.1993 – ТАССР Эчке эшләр министрлыгы (Чаллы).
08.1993–08.1995 – «Чаллыбанк» акционерлык коммерциячел банкының хокукый идарә башлыгы (Чаллы).

08.1995–08.2003 – «Чаллы» финанс компаниясе» ҖЧҖ директоры.

08.2003–02.2004 – Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы ярдәмчесе.

02.2004–12.2005 – Чаллы шәһәре башлыгының беренче урынбасары.

2005 елның декабреннән Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе.

2003 елның августыннан Чаллы шәһәре хакимиятендә, 2005 елның 8 декабреннән конкурс нәтиҗәләре буенча Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә.

10.2010–09.2014 – Чаллы шәһәре мэры.

2014 елның 17 сентябреннән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

Гаилә хәле:

Өйләнгән, ике баласы бар.

 2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узды. Съездның пленар утырышында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән конгрессның уставына үзгәрешләр кертелде, әлеге үзгәрешләр нигезендә Бөтендөнья Татар конгрессының идарә органы булып Милли шура оешты. Шураның рәисе вазифаларын башкару Татарстан вице-премьеры Васил Габтелгаяз улы ШӘЙХРАЗИЕВка йөкләнде. Яңа төзелгән оешма Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының стратегиясе белән шөгыльләнәчәк.

 

Васил Габтелгаязович, Сез бу тәкъдимне ничек кабул иттегез?

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ягыннан тәкъдим ясалгач, зур җаваплылык дип кабул иттем. Бу эштә милләт өчен бар көчеңне, вакытыңны кулланып, халкыңны яратып эшләргә кирәген аңлап, чын күңелдән ризалаштым. Бөтендөнья татар конгрессының VI съезд делегатлары да Милли Шура рәисе итеп минем кандидатураны хуплады. Ышаныч һәм ихтирам күрсәткәннәре өчен һәркемгә рәхмәтлемен.

Шулай итеп, 4 августтан башлап инде тормышым икенчерәк юнәлеш алды. Мин татар авылында, татар гаиләсендә  туып-үскән, татар телендә белем алган татар егете булсам да, җитәкче булып эшләгән тәҗрибәм булса да, моңарчы милли эшләр буенча ныклап эшләгәнем булмады. Шуңа күрә, иң беренче эш итеп, читтә яшәүче татарларның тормышы белән танышу, аларның яшәешен өйрәнү, проблемаларын хәл итү, ярдәм кулы сузу өчен, Россиянең төрле өлкәләренә, чит илләргә эшлекле сәфәрләр кылдым, хакимият вәкилләре белән ничек эшләгәннәрен күзәттем. 25 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы  үзенең фундаментын ныклы итеп төзегән. Хәзер шул фундаментларга таянып, яңа планнар корып алга барабыз.

Сез – авыл баласы. Әлбәттә, кешегә тел, көй-моңнарны, тарихыбызга, гомумән, халкыбызга мәхәббәтне әти-әни,  авыл сеңдерә.

– Әйе, мин тумышым белән Татарстанның Минзәлә районы Сәет  авылыннан.  Гаиләдә икенче бала булып туганмын.  Апам белән сеңелем бар. Әтием-әнием колхозчылар. Әтиемнең генә гомере озын булмады. Ул 1982 елда 46 яшендә  вафат булды. Әнием Саймә исемле,  бүгенге көндә, шөкер,  исән-сау. Аңа 81 яшь тулды. Безне куандырып, төп йортта яши.

Төп нигезегезне әниегез саклый, димәк…  Еш кайтасызмы авылга?

– Әниемне бик яратам, кадерлим. Аның белән горурланам,  рәхмәтлемен дә. Көн дәвамында телефоннан берничә тапкыр сөйләшәбез.  Чаллыда яшәгәндә, айга бер тапкыр авылны урап килә идем. Хәзер инде командировкалар бик артты, шулай да ике айга бер тапкыр кайтырга  тырышам. Әниебез ялгыз түгел. Апам, сеңлем балалары, оныклары белән авылда, әни янында еш булалар.

Васил Габтелгаязович, Россиядә бүгенге көндә 4200 татар авылы бар дип әйтәбез. Авылларны, андагы милли яшәешне саклап калуны сез нәрсәдә күрәсез?

– Беренчедән, яшьләрне авылда калдырырга кирәк. Ә алар  перспектива булса гына кала. Авылда яшәү рәхәт, кызыгырлык  булса гына… Димәк, авыл халкының яшәешен, көнкүрешен яхшыртырга кирәк. Цивилизациянең бервакытта да бер кешене дә игътибарсыз калдырганы юк әле. Авыл балаларының шәһәргә күчәсе килә, шәһәрнекеләрнең – тагын да зуррак калаларга. Миграция бервакытта да туктамый. Аннан беркая да китә алмыйсың, чөнки яшьләрнең югары белем аласылары, дөнья күрәселәре килә. Күпләре, бер  чыгып киткәч, авылга инде кире кайтмый. Салалар шуңа да картая, тарала,  юкка чыга… Ләкин төп нигез, әти-әни, әби-бабайларның каберләре шунда кала бит. Менә ни өчен читкә киткәннәр, авыллар белән мөнәсәбәтне, аралашуны өзмәскә тиешләр.

Алтмышынчы, җитмешенче, сиксәненче еллар белән чагыштырганда,  авылда эшләр, бер карасаң, күпкә җиңел хәзер: техника күп, технологияләр әйбәт. Ләкин авыл ул сәгать саен эшли торган эшләрдән тора. Мал тотасың икән, аңа көненә өч тапкыр су эчертергә, ашатырга, саварга, астын чистартырга тиешсең. Бакчаң бар икән, чүбен утарга, суын сибәргә кирәк. Син анда иртән торасың да, кичкә кадәр эш белән мәшгульсең. Шуңа күрә авыл – ул һәрвакытта да эшчән һәм көчле кешеләр өчен. Башкача булмый. Әмма эше булгач, аның шуңа лаек хезмәт хакы да булырга тиеш.

Бүген Татарстанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән авылларны саклау һәм үстерү буенча күптөрле программалар эшли: авыл клублары, участковыйлар өчен пунктлар, медпунктлар төзелә. Балаларыбызга җиңел булсын дип, мәктәп автобуслары программасын керттек. Кибетләр бар, кафелар эшли. Авылларыбызга газ кергән. Күп җирләрдә асфальттан юллар түшәлгән. Булмаганында – күтәртелгән юллар бар. Әйе, тормыш шартлары җиңеләя, әмма авылда яшьләр барыбер калмый.

Элек без бәрәңге, ит, йомырка, сөтне авылдан ташый идек. Хәзер аны авыл җирендә дә сатып алу уңайлырак. Менталитет күзгә күренеп үзгәрә. Авылларда күбесенчә әби-бабайлар гына калды. Кайвакыт авылга халыкны вахта белән дә ташып эшләтеп була дип әйтәләр. Юк, булмый. Алар авыл халкына әйләнми: килде, эшләде, кайтып китте. Авылның үз эшче көче булырга тиеш. Барлык ресурсларны эшкә җигеп, безгә авылның авторитетын күтәрергә кирәк. Авылда туган һәркем, авыз тутырып, горурланып: «Мин  –  шушы туфрактан», – дип әйтерлек булсын.

Югары белем алган яшьләрне туган авылларына кайтару, административ ресурс белән түгел, ә бәлки ата-анага, туган җиргә мәхәббәт аша булырга тиеш. Шәһәрдә үзен таба алмаган авыл балалары – егетләр-кызлар бар. Ләкин аларның күбесе: «Авылга кире кайтасым килми. Миңа оят», – диләр. Авылдан китеп, югары белем алган, эшкә урнашкан, калада уңышка ирешкән кешенең, туган нигезенә бөтенләйгә кайтуының, бәлки мәгънәсе дә юктыр – андыйлар тапкан бәхетләрен генә җуячак.   Ә үз-үзләрен таба алмаган яшьләр… Аларның торыр урыннары да, юньле эшләре дә юк. Тилмереп тулай торакта көн иткәнче, кайт туган авылыңа, ата-анаң нигезенә, туган йортыңа. Без шундый яшьләргә авылның бөтен мөмкинлекләрен аңлатырга тиешбез. Авыл җирендә рәхәтләнеп гомер итүчеләр байтак хәзер.  Һәрбер гаиләдә диярлек машина, мәһабәт йортлар. Ял көннәрендә машинага утырып, якындагы шәһәргә, концертка, спектакльгә барып, рәхәтләнеп ял итеп тә кайталар.  Күпләр  менә шулай яши.

Безгә, беренчедән, процессын туктатырга, икенчедән, калганнарга уңай шартлар тудырырга кирәк. Уңай шартлар тудыргач, алдарак киткәнәр дә кире  кайтыр.

Әкренләп булса да, авылларга кире кайту процессы башланды инде ул. Авылларда буш йортлар, кешесез нигезләр шактый бит хәзер. Шәһәр  халкы соңгы вакыттта шул нигезләрне сатып ала башлады: 20 сутый бәрәңге бакчасы, ихатасы белән бергә. Шәһәр ыгы-зыгысыннан арып, авылга кайталар. Матур итеп өйләр төзиләр, бакчаларын гөлбакчага әйләндерәләр. Начар күренеш димәс идем моны. Күпләр шулай әкренләп авыл кешесенә әйләнә:  кемдер пенсиягә чыккач, кемдер лаеклы ялга чыкканчы ук, бөтенләйгә күчеп кайта.

Авыллардагы буш нигезләрне киметүнең тагын бер юлы бар. Әгәр дә  хуҗалыкның эшләре уңышлы барса, эш урыннары, хезмәт хаклары белән кызыктырып,  безнең авыл советы рәисләре читтән дә гаиләләрне чакыралар. Кемдер Үзбәкстаннан кайта, кемдер Краснодардан, Әстерханнан, кемдер Чаллыдан күченә. Төпләнеп, эшли башлыйлар. Төзек, матур, чиста авылларыбыз бар. Йортларның коймалары буялган, үләннәр чабылган аларда.  Бакчаларда гөлләр үсә. Хәзер авыл халкы да рәхәтләнеп балыкка да йөри, гөмбә дә җыя, кыяр-помидорын да үстерә. Рәхәтләнеп яши! 

Татарстанның 100 еллыгына әзерләнгән көннәрдә, тарихка күз салмый булмый. 1920 елда Татарстан автономия дип игълан ителә. Ул вакытта Татарстанда 2 миллион 900 мең кеше яшәгән. Хәзер бездә 3 миллион 900 мең кеше гомер итә. 1920 елда халыкның 80 проценты авылда торган. Бүген 70  проценттан артыгы шәһәрләрдә, район үзәкләрендә яши. Әмма республика күләмендә бүген кабул ителгән бөтен программалар да эшләсә, Алла боерса, безнең авылларыбыз исән-сау яшәр, үсәрләр, тагын да зураерлар.

Менә үзем Сезне тыңлыйм, ә күз алдымда Самара өлкәсенең Гали,  Чуашстанның Шыгырдан, Урмай, Тукай авыллары…

– Берничә көн элек кенә мин Томск өлкәсендә булдым. Стрежевой дигән шәһәрдә мәчет ачтык. Һәм шушы тантанага шәһәр хакимиятеннән тыш, өлкәнең вице-губернаторы да килде. Сөйләшеп киткәч, ул әйтә: «Безнең Томскидан ерак түгел дүрт татар авылы бар. Аларда татарча сөйләшәләр, татар мәктәпләре дә бар», – ди. Россия төбәкләрендәге татар авыллары үз йөзләрен саклыйлар – рәхмәт милләттәшләребезгә.

Алтайга бардык менә. Анда да берничә татар авылы бар. Татарча яшиләр! Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич дөрес әйтә: бөтен нәрсә үзебездән тора. Туган телебездә сөйләшсәк, укысак, әгәр дә тормышыбызны татарча алып барсак, милләтебезне саклаячакбыз.

Яңа гына Финляндиягә сәфәр кылдык. Финляндия татарларының имамы Рамил әфәнде Беляев Хельсинкиның иң зур университетларның берсендә бу җирлектә гомер итүче милләттәшләребез тарихына багышланган докторлык диссертациясен яклады. Бу чарада иллеләп кеше катнашты, сораулар бирделәр. Кызык, гыйбрәтле тарих. Финляндия белән СССР арасында 1939 елда сугыш башлана. Бу якта да татарлар, теге яктан да  татарлар катнаша анда. Бөек Ватан сугышы вакытында, әсирлеккә эләккән безнең татар солдатларын фин татарлары килеп, үзләренә эшкә дип алганнар. Бу халкыбызның бербөтенлеген исбатлый торган фал. Бүгенге көндә Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез татарча сөйләшә. «Безнең балалар,  балалар бакчасына барганчы бары тик туган телдә генә сөйләшәләр, аннан соң гына фин телен өйрәнә башлыйлар», – диләр. Бу – безгә дә үрнәк булырлык тәрбия.

Бүген татарларны борчый торган иң зур проблема – ул тел мәсьәләсе. Менә мин үзем күптән түгел генә Белоруссиядә булып кайттым. 620 ел элек күченеп утырган татарлар телне, гомумән, белмиләр, соңрак барып урнашканнары да туган телне онытып килә.   Бу бер Белоруссиядә генә түгел, бөтен ерак һәм якын чит илләрдә, Россия төбәкләрендә күзәтелә торган хәл. Туган телне ничек саклап калырга соң?

Иң зур проблема телдә түгел – аңда. Аңнан килә бөтен нәрсә. Менә  синең әти-әниең, туганнарың – бөтенесе татар булган. Син шушы буынның  бер чылбыры гына. Әгәр дә татарлыгыңны, үзең аша, балаларың, оныкларың аша үткәрмисең икән, ул туктала. Өзелә! Андыйларга: «Милләтең татар, ә үзең туган телеңне белмисең, балаңа өйрәтмәдең, гомер буе килгән буыннар чылбырын өздең.  Нәселеңнең татарлыгына нокта куйдың, моны башка кеше түгел, син үзең эшләдең», – дип әйтергә, уйландырырга тиешбез.

Җиде буыныңны белергә тиеш дип сүз бар бездә.  Әгәр дә белмисең икән, сиңа оят булырга тиеш. Шуңа күрә без  татарлык акыл аша үтеп, шуннан соң гына телгә әйләнергә тиеш дибез.

Милли Шура рәисе  буларак, татар халкының киләчәген ничек күрәсез? Татарны милләт буларак ничек үстерергә һәм саклап калырга?

– Иң авыр сорауларның берсе… VI съезда Милли Шураны сайлаган вакытта, безгә өмет багладылар. Бөтендөнья татар конгрессы 25 ел дәвамында милләтне күтәрү юнәлешендә зур эшләр башкарып, ныклы фундамент төзеде, дидем. Хәзер дә, заманнан калышмыйча, тизлекне арттырырга кирәк. Безнең алда татар халкының үсеш стратегиясен төзергә  дигән бурыч тора. Һәр татар кешесенең аңына барып җитеп, без: «Син – татар, телеңне, динеңне, гореф-гадәтләреңне белергә, туган нигезеңне кадерләргә тиеш»,  дип аңлатырга тиешбез.

Милләттәшләребез бөтен җиһан буйлап сибелгән. Бөтендөнья татар конгрессының төп максаты – милләтебезне бербөтен итеп саклау һәм һәрбер татарга ярдәм итү. Алар кайда гына яшәсәләр дә, кайда гына эшләсәләр дә, ярдәм кулы сузырга тиешбез. «Ярдәм» дигәндә, матди ярдәмне генә күз алдында тотмаска кирәк. Ул тел буенча, китаплар белән тәэмин итү буенча, мәдәният ягыннан, юридик яктан, гомумән күпкырлы булырга мөмкин. Бер халык, бер гаилә икәнебезне һәр милләттәшебез аңласын иде. Хәер, алар моны аңлый. Төбәкләрдәге татар милли автономияләрендә эшләүчеләрнең берсе дә  моның өчен хезмәт хакы алмый: чын күңеленнән,  милләтем, динем, халкым, телем өчен дип эшли. Без аларга бик рәхмәтле! Тагын бер кат әйтәм, ярдәм итү, бердәм булу һәм рәхмәтле булу – безнең стратегиянең төп юнәлешләре. Галимнәр, сәнгать әһелләре, мәгариф хезмәткәрләре – милләткә хезмәт итүчеләр татарлыгыбызны саклау һәм ныгыту юлында барыбыз бергәләп эшләргә тиешбез.

– Васил Габтелгаязович, тиздән яңа 2018 елга аяк басабыз. Милләттәшләребезгә әйтергә теләгән теләкләрегез нинди сезнең?

– Милли Шура рәисе вазыйфалары белән очрашуларда йөри башлагач, милләттәшләребез белән еш очрашам, аралашам хәзер. «Без – татарлар!» –  дип, горурланып әйтәләр алар.

Дөрес, «Гафу үтенәм, туган телемне белмим (оныттым), ләкин мин татар кешесе, йөрәгем, җаным, уйларым белән татармын», – диючеләр дә бар. Кеше үзе шулай әйтә икән, димәк, әле өмет бар. Телне дә өйрәнерләр,  балаларын да татар итеп тәрбияләрләр, оныкларын да.

Гомумән алганда, халкыбыз бик актив, эшчән безнең. Татарстаныбызга, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган чараларга да, турист, кунак булып та күпләр килә, Казанны карыйлар, горурлык белән кайтып китәләр.

Халкыбыз кайда гына яшәсә дә һәрвакыт эшчән, булдыклы, тырыш булган. Ул бүген дә шундый! Милләттәшләремә мин Яңа елда  бер генә теләк теләр идем – бердәм булыйк!

Амин!

Гөлназ ШӘЙХИ.

“ХАЛКЫМ МИНЕМ”

2017 ел, декабрь

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*