tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Алтын Урда Форумына чит ил кунаклары киләчәк
Быел Алтын Урда Форумына чит ил кунаклары киләчәк

Быел Алтын Урда Форумына чит ил кунаклары киләчәк

Быел Алтын Урда дәүләтенең 750 еллыгы, шул форсаттан 26−28 июнь көннәрендә Казанның Тарих институтында VI Халыкара Алтын Урда Форумы узачак.

Форумга Россиянең төрле төбәкләреннән, Кытай, Монголия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Япония, Финляндия, Венгрия һәм башка илләрдән йөздән артык галим кабул ителәчәк.

VI Халыкара Алтын Урда Форум кысаларында түгәрәк өстәлләр, конференцияләр үтәчәк. Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев Алтын Урдага багышланган түгәрәк өстәлләр Кыргызстанда, Казахстанда һәм Төркиядә дә үткәрелүе турында әйтте. «Чаралар иң беренче булып Казанда уза башлады, иң беренче һәм иң җитдиләре», — дип аңлатты ул.

26−28 июнь көннәрендә узачак VI Халыкара Алтын Урда Форумыннан соң 29 июнь көнендә Иске Казанда Татарстан рәссамнарының «Алтын Урданың мирасы» күргәзмәсе ачылачак.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*