tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбендә 120 бала катнашачак
Быел «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбендә 120 бала катнашачак

Быел «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбендә 120 бала катнашачак

2-8 ноябрь көннәрендә «Волга» үзәгендә Татар балалары лидеры мәктәбе узачак. Быел, пандемия булу сәбәпле, 120 бала гына булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова сөйләде.

«Татар балалар лидеры мәктәбендә Россиянең төрле төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәп, иҗтимагый, мәдәни тормышта кайнаучы активистлар катнашыр дип көтелә. Бүгенге көндә Әстерхан, Иваново, Новосибирск, Пенза, Самара, Саратов өлкәләреннән, Мәскәү шәһәре, Татарстан һәм Удмуртия республикаларыннан гаризалар килде. Килүчеләрнең 80 проценты — яңа балалар», — диде ул.

«Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина сүзләренчә, катнашучылар өчен смена дәвамында төрле лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, тренинглар, дебатлар һәм татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар оештырылачак. «Дебатлар, ораторлык осталыгы буенча дәресләр дә булачак. Шулай ук блогерлар да чакырылачак. Балалар өчен программаны үзләренең кызыксынуларыннан чыгып эшләнде», — диде ул.

Чараның төп максаты — татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга ярдәм итү. Шулай ук күпләп татарлар яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Зилә Мөбәрәкшина
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*