tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Казанда Нуриев фестивале офлайн режимда гына узачак
Быел Казанда Нуриев фестивале офлайн режимда гына узачак

Быел Казанда Нуриев фестивале офлайн режимда гына узачак

Рудольф Нуриев исемендәге XXXIII Халыкара классик балет фестивале 17-26 декабрьдә Казанда бары тик офлайн режимында һәм онлайн-трансляцияләрдән башка гына узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәдәният министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

«Рудольф Нуриев исемендәге XXXIII Халыкара классик балет фестивале 2020 елның 17-26 декабрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә үтәчәк. Онлайн-трансляцияләр булмаячак», – дип искәрттеләр министрлыкта.

Фестиваль программасында сигез спектакль бар, аларның икесен чакырылган коллективлар – Кремль театры һәм Борис Эйфман балет театры тәкъдим итәчәк.

Марат Ишкильдин

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*