tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Казанда Сабан туе 21 нче июньдә үткәреләчәк
Быел Казанда Сабан туе 21 нче июньдә үткәреләчәк

Быел Казанда Сабан туе 21 нче июньдә үткәреләчәк

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкы бәйрәме – Сабан туен уздыру турындагы указны имзалады. Документ ТР Президенты сайтында бастырылды.

Указ текстында билгеләп үтелгәнчә, җирле үзидарә органнары тәкъдимен исәпкә алып, татар халкы бәйрәме – Сабан туен ТР авылларында һәм районнарында (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 2014 нче елның 7-8 нче июнендә уздырыла, Яр Чаллыда 12 нче июньдә, Казанда 21 нче июньдә уза.

ТР Министрлар Кабинетына, җирле үзидарә органнары белән бергә, билгеләнгән срокларда бәйрәм чараларын оештыруны тәэмин итү йөкләнгән.

ТР Президенты указы белән җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә, предприятиеләргә, оешмаларга актив катнашырга һәм билгеләнгән срокларда Сабан туен оештыруда һәм уздыруда булышлык күрсәтергә тәкъдим ителгән.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*