tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Монреаль Сабан туенда төрле милләт вәкилләре катнашачак
Быел Монреаль Сабан туенда төрле милләт вәкилләре катнашачак

Быел Монреаль Сабан туенда төрле милләт вәкилләре катнашачак

Зилә Мөбәрәкшина). 22 июнь көнне 11:00 сәгатьтә Монреаль шәһәренең Angrinion паркында татар һәм башкорт милли бәйрәме – Сабан туе була. Бәйрәмне “Мирас” татар мәдәни үзәге уздыра. Чарада Канаданың Торонто, Оттава, Квебек шәһәрләренең татар, башкорт, рус һ.б. диаспорасы вәкилләре көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә үзәкнең җитәкчесе Зилә Миргалиева хәбәр итте.

“Программада зур концерт әзерләнә. “Мирас” үзәгенең яшь талантлы артистлары милли биюләрне һәм татар-башкорт халык җырларын башкарачак. Монреальдәге төрле милләт диаспорасы вәкилләренең җыр һәм бию ансамбльләре катнашачак”, – диде ул.

Җитәкче сүзләренчә, быелгы Сабан туена Татарстаннан махсус кунаклар – атказанган артистлар көтелә. “Бәйрәм программасында милли уеннар, спорт ярышлары, милли көрәш кергән”, – диде ул.

“Бәйрәмгә килгән кунакларны милли ризыклар белән сыйлаячакбыз. Бәйрәмнең төп максаты – татар-башкорт милләтенең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен Канада кешеләренә таныту һәм популярлаштыру. Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз”, – диде Зилә Миргалиева.

Бәйрәм Квебек мирасын саклау җәмгыяте, Татарстанның мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Россиянең Монреальдәге генераль консуллыгы, Бөтендөнья башкорт корылтае ярдәме белән оештырыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*