tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быелгы Дин әһелләре форумын Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән бәйләргә ниятлиләр
Быелгы Дин әһелләре форумын Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән бәйләргә ниятлиләр

Быелгы Дин әһелләре форумын Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән бәйләргә ниятлиләр

Бүген  Татарстан Министрлар кабинетында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының чираттагы президиум утырышы булды.

Утырышның көн тәртибендә 2 мәсьәлә чыгарылган иде – “Милли тормыш һәм дин” 9нчы дин әһелләре форумын үткәрү һәм Чираттан тыш съезд уздыру. Әмма утырышны җитәкләгән Татарстан премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев иң беренче итеп, татар халкын соңгы вакытта иң борчыган мәсьәләгә: тел мәсьәләсенә тукталды.

Аның сүзләренчә, милли телләрне укыту факультатив рәвештә булмаячак, мәҗбүри укыту өлешендә калачак, ата-аналар  үз фикерен әйтергә хокуклы дип блгеләде. Көзге сессиядә бу мәсьәлә шушы рәвештә хәл ителер дигән ышаныч белдерде ул.

19-21 июль көннәрендә Казанда  узачак Дин әһелләре форумына әзерлек хакында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев чыгыш ясады.  Аның сүзләренчә, форум беренче тапкыр 2010 елның сентябрендә үткәрелә. Ул чакта Россиянең 44 төбәгеннән 730дән артык дин әһеле катнашкан иде. Катнашучылар исәбе елдан-ел арта бара. Узган елда 68 төбәктән 1050 имам катнашкан. Быел 1100 кешене җыю ниятләнә.

  • Быел форум чаралары VII чираттан тыш съезд белән бергә үрелеп узачак. Уртак чаралар булачак. “Балаларга милли тәрбия, дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм проблемалар”, “Ислам һәм татар дөньясы”, “Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле”, “Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру” секцияләре оештырылачак. Аннары Корстонда Пленар утырыш билгеләнгән. Кичләрен мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән. Шулай ук дин әһелләре Изге Болгар җыенынд да катнашачак.

Васил Шәйхразиев дин әһелләре форумын Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән бәйләргә кирәклегенә басым ясады. Чөнки быел Мәрҗани тууына 200 ел тулу билгеләп үтелә.  Бу исем форумда яңгырарга тиеш, ди ул. Васил Шәйхразиев беренче намазны да Мәрҗани мәчетендә укырга тәкъдим итте. Мәчеткә сыймаганнар урамда, мәчет каршында урнашыр – моның зыяны юк, ди ул.

Аннары Милли шура рәисе мәчетләр аша татар телен саклап калу кебек мәсьәләгә игътибар итү кирәклеген ассызыклады. Баланы беренче чиратта намазлыкка бастыру түгел, ә тел өйрәнергә этәрү мөһим дип, билгеләде Васил Шәйхразиев.  Аның сүзләренчә, мәчетләрдә уен бүлмәләре, балалар китапханәләре оештырырга, махсус тәрбиячеләр булырга тиеш.

Болгар ислам академиясе ректоры,Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәфыйкъ Мөхәммәтшин да динне һәм телне бәйләү бик мөһим булуын раслады. Секцияләрнең берсен Ш.Мәрҗанигә багышларга кирәклеге белән дә танышты. Әмма  Ш.Мәрҗани белән мактанабыз, әмма бу шәхес бездә өйрәнелмәгән диярлек булуын билгеләде. Бу кимчелекне бетерүгә игътибар бирергә кирәклеген әйтте.

VII Чираттан тыш  съезд уздыруга килгәндә, бу Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров сүзләренчә, бу съезд уставка үзгәрешләр кертү белән бәйле һәм күбрәк техник характер йөртә. Анда һәр оешмадан берәр делегат чакырылган. Съезд 3 көн дәвам итәчәк.

Гүзәл Насыйбуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*