tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быелгы Татар яшьләре көннәренә Россиянең кырык төбәгеннән вәкилләр җыелачак
Быелгы Татар яшьләре көннәренә Россиянең кырык төбәгеннән вәкилләр җыелачак

Быелгы Татар яшьләре көннәренә Россиянең кырык төбәгеннән вәкилләр җыелачак

XXIX Татар яшьләре көннәрендә быел Россия Федерациясенең 40 төбәгеннән һәм чит илләрдән барлыгы 150 делегат катнашачак. Чара 26-30 августта “Борис Полевой” теплоходында узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә чараны оештыручыларның берсе – “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина әйтте.

Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм татар халкы тарихына кызыксыну уяту. Татар яшьләре көннәрен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге оештыра.

Программада татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр укыту каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, “түгәрәк өстәл”, диспутларда фикер алышыр, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашыр һәм үз проектларын тәкъдим итәр дип көтелә.

Татар яшьләре көннәренең программасындагы дәресләрне Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев һәм Луара Шакирҗанова, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин һәм филология фәннәре докторы Николай Максимов укытачак.

  • Татар яшьләрен милли-мәдәни яктан консолидацияләү, эшлекле мөнәсәбәтләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алышу, тәҗрибә уртаклашу ихтыяҗы Татар яшьләре көннәрен үткәрү идеясен тудыра. 1990 елдан башлап әлеге чара Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштерә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*