tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген «Алтын битлек» театр премиясе лауреатлары билгеле булачак
Бүген «Алтын битлек» театр премиясе лауреатлары билгеле булачак

Бүген «Алтын битлек» театр премиясе лауреатлары билгеле булачак

Бүген «Алтын битлек» театр премиясе лауреатлары игълан ителә. Бу мәгълүмат премиянең рәсми сайтына урнаштырылган.

«Алтын битлек» XXVI фестиваленең конкурс программасында быел Татарстаннан Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектакле катнашты. Әлеге музыкаль әсәр «Опера/спектакль» номинациясендә күрсәтелүе белән дә игътибарга лаек.

Опера спектаклендә режиссер эше буларак Туфан Имаметдинов, «Музыкаль театрда композитор эше» номинациясендә Эльмир Низамов та премиягә дәгъва итә.

Спектакль Мәскәүдә сентябрь аенда күрсәтелде. Конкурс нәтиҗәләре бүген билгеле булачак.

«Алтын битлек» тапшыру тантанасы онлайн барачак. «Без үзебез дә онлайн карап нәтиҗәләрне көтәбез», — диде Туфан Имаметдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Туфан Имаметдинов бу спектакльне 2018 ел ахырында Казанда тәкъдим иткән иде. Спектакльнең асылы — туган телне саклау турында кисәтү. Аның нигезендә үлеп барган телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләре ята. Шигырьләрне Казан Яшь тамашачы театры актерлары һәм саңгырау-телсез дүрт кеше сөйли.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*