tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Азнакайның “Маяк” газетасы 85 еллык юбилеен бәйрәм итә
Бүген Азнакайның “Маяк” газетасы 85 еллык юбилеен бәйрәм итә

Бүген Азнакайның “Маяк” газетасы 85 еллык юбилеен бәйрәм итә

Бүген, 10 июль көнне Татарстан Республикасының Азнакай шәһәрендә  “Маяк” газетасының – 85, “Гөлстан” әдәби берләшмәсенең  55 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узачак.

Программада:

  • Әдәбият елы кысаларында Габдулла Тукай һәйкәлен ачу, 15.30 сәгатьтә (Тарсус паркы каршында);
  • О.С.Мөхетдинов истәлегенә гер күтәрү турниры, “Маяк” газетасы призына (16.45 сәгатьтә «Юбилейный» стадионында (район-шәһәр Мәдәният йорты арты);
  • «Безгә – 85!» – котлаулы-җырлы музыкаль тамаша. Татар эстрадасының якты йолдызлары: Мөнир Рахмаев, Салават Миңнеханов-Гүзәлем, Ирек Галиев, Булат Җиһаншин, Язгөл, “Квартет” төркеме, Миргаяз Шәрәфиев һәм Азнакай районының танылган үзешчән артистларының чыгышлары, «Җәй-җиләк» бәйрәме», кызыклы уеннар, төрле күргәзмәләр, бәйгеләр, күңелле сюрпризлар – барсы да сезнең өчен – бездән бүләк!

Бәйрәм концерты 17.00 сәгатьтә «Юбилейный» стадионында узачак.

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*