tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген “Бәхетле балачак” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнәчәк
Бүген “Бәхетле балачак” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнәчәк

Бүген “Бәхетле балачак” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнәчәк

1 июнь – Халыкара балалар яклау көне. Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән II Бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесендә җиңеп чыккан балалар бүген “Казан” милли мәдәният үзәгенә бүләкләү тантанасына җыелачак.

Бәйге “Рәсемнәр”, “Вокал: соло һәм ансамбльләр”, “Декоратив-гамәли иҗат”, “Нәфис сүз”, “Инструменталь башкару” номинацияләрендә үтте. Барлыгы бәйге шартларына туры килгән 634 рәсем һәм видео эш катнашты. Россиянең  16 төбәгеннән – 268 эш. Татарстан шәһәр-районнарыннан – 362 эш. Бәйгегә 3 чит илдән: Әзербәйҗан, Беларусь, Кыргызстаннан 4 эш катнаштырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*