tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Болгарда Нәзарәтнең “30/40” җыены башланды
Бүген Болгарда Нәзарәтнең “30/40” җыены башланды

Бүген Болгарда Нәзарәтнең “30/40” җыены башланды

Бүген бабаларыбыз рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән тарихи җирлектә – Болгар шәһәрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “30/40” форумы үз эшен башлап җибәрде. Әлеге чара 2021 елның 2-6 гыйнвар көннәрендә уза. Быел форумда Татарстан Республикасы район һәм шәһәрләре, Казан, Мәскәү, Чиләбе, Екатеринбург, Кемерово өлкәсе һәм Мордовия Республикасыннан 60 кеше – 30-40 яшьлек мөселманнар, шулай ук гаиләле мөселман парлары да катнаша.

“30/40” проектының ачылышы Казанның “Сәлах” мәчетендә узды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова, форумда катнашучыларны сәламләп,  җыенны уздыру максатлары белән таныштырды. Аннан соң остазлар Әхмәд Әбу Яхъя һәм шәех Гали Ибодов яшьләргә үз нәсыйхәтләрен бирде. Гыйлем алуның фарызлыгы һәм фазыйләтләре турында сөйләде. Узган ел форумда булучылар үз фикерләре һәм кичерешләре белән уртаклашты, ә форумга беренче тапкыр баручылар әлеге чарадан нәрсә көтүе хакында әйтте.

“30/40” проекты беренче тапкыр Татарстан мөфтияте тарафыннан 2020 ел башында тормышка ашырылды. Әлеге чараны үткәрүнең төп максаты – урта яшьтәге мөселманнарга рухи һәм физик камилләшү, дини белемнәрне арттыру өчен мөмкинлекләр тудыру.

Быел форум җанны дәвалау темасына багышланган. Спикерлар  – остаз, Казан ислам институты мөгаллиме, Нәзарәтнең шәригать белгече Әхмәд хәзрәт Әбу Яхъя һәм Апанай мәчете имамы Гали хәзрәт Ибодов. Форумда катнашучыларны көн саен бай программа көтә. Өч көн дәвамында остазлар катнашында дәресләр, саф һавада тренинглар һәм спорт уеннары уздыру ниятләнә. Фәнни-танып белү дәресләре экскурсияләр һәм күңел ачу программалары белән чиратлашачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*