tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген – Бөтендөнья татар конгрессы, татар халкы өчен истәлекле, тарихи көн
Бүген – Бөтендөнья татар конгрессы, татар халкы өчен истәлекле, тарихи көн

Бүген – Бөтендөнья татар конгрессы, татар халкы өчен истәлекле, тарихи көн

1992 елның 19 нчы июнендә татар халкының беренче корылтае җыелды. Ул Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Указы нигезендә уздырыла.

” Гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләрен, татар халкының үз телен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен, мәдәниятен торгызу омтылышын искә алып…. фәрман бирәм: 1992 нче елның июнендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессын уздырырга”, диелә Указда.

Корылтай эшендә Татарстан, Русия, ерак һәм якын чит илләрдән меңнән артык кеше катнаша. Съездның беренче яртысында – Татарстан Премьер-министры Мөхәммәт Галләм улы Сабиров, икенчесендә Татарстан Республикасы Югары Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин рәислек итә.

Әлеге форумда Бөтендөнья татар конгрессын, аның Башкарма комитетын оештыру турында карар кабул ителде. Башкарма комитет рәисе итеп Индус Ризак улы Таһиров сайлана.

Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең төп максатлары дип түбәндәгеләр игълан ителә:
Татар халкын берләштерү;
Татар халкының милли-мәдәни, социаль-икътисадый һәм рухи үсешенә ярдәм күрсәтү;
Мәдәниятне, телне, традицияләрне торгызу һәм саклау.

Бөтендөнья татар конгрессының беренче съезды татар дөньясы өчен зур вакыйга булды. Ул Бөтендөнья татар конгрессының беренче адымнары иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*