tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Әлфия Авзаловага 85 яшь тулган булыр иде
Бүген Әлфия Авзаловага 85 яшь тулган булыр иде

Бүген Әлфия Авзаловага 85 яшь тулган булыр иде

Бүген Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың туган көне. Исән булса, аңа 85 яшь тулган булыр иде.

Бу уңайдан бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт була. Анда легендар җырчының 80 нче елларда яздырылган видео, аудио тасмалары да тәкъдим ителәчәк. Сүз уңаеннан, ноябрьдә Актаныш районы мәдәният йортына Әлфия Авзалова исеме бирелде. Мәдәният йорты янына рәссам Халит Гайнетдинов ясаган стела да урнаштырылды.+

Татар җыры легендасы Әлфия Авзалова 2017 елның 14 июнендә вафат булды. Ул Казандагы Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

http://matbugat.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*