tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Әзербайҗанда Әлфия Авзалова истәлегенә концерт үткәрәләр
Бүген Әзербайҗанда Әлфия Авзалова истәлегенә концерт үткәрәләр

Бүген Әзербайҗанда Әлфия Авзалова истәлегенә концерт үткәрәләр

21 июнь көнне Татарстан Республикасының Азәрбайҗандагы даими вәкиллегенең актлар залында Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган кичә узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

Концертны җырчының кызы, «Әлфия Авзалова фонды» президенты Зөлфия Авзалова «Яшьлек» Азәрбайҗан татар яшьләре үзәге ярдәме белән оештыра.

Концертта халыкара конкурслар лауреатлары Алмаз Хөсәенов, Гүзәл Әхмәдиева, Зәринә Вилданова, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Айгөл Кыямова һәм Раил Ганиев катнашачак.

«Концерт 17.00 сәгатьтә башлана. Барлык теләүчеләрне чакырабыз. Керү ирекле», диелгән хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*