tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген хезмәттәшебез Булат Ибраһимовның туй көне
Бүген хезмәттәшебез Булат Ибраһимовның туй көне

Бүген хезмәттәшебез Булат Ибраһимовның туй көне

Бүген, 2018 елның 10 августында, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат сәркатибе Булат Ибраһимов һәм Альбинаның туй көне.

Булат, Альбина!

Гомерегезнең тәүге уртак туе котлы булсын! Парлы тормыш юлыгыз бүгенгедәй матур, мәхәббәтегез хәзергедәй ихлас булсын! Бәхет касәләре һәрвакыт тулып, өстәлләрегез муллыктан сыгылып торсын!

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә, мәңге саклагыз.
Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,
Бәхетегез — гомер юлдашы.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*