tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Казанда Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә узачак
Бүген Казанда Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә узачак

Бүген Казанда Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә узачак

«Яктырак йолдыз янадыр…» дип исемләнгән кичәдә галимнәр Тәлгат Галиуллин, Дания Заһидуллина, Асия Рәхимова, язучы Марсель Галиев, җырчылар Резеда Галимова, Филүс Каһиров, Рәсим Низамов, Энҗе Шәйморзина, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов), музыкант Наил Сәгъдиев, артистлар Хәлим Җәләй, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Резеда Сәләхова, Зөлфәт Закиров, Булат Зиннәтуллин, Гүзәл Галиуллина чыгыш ясаячак.

Сценарий авторы – Ләбиб Лерон, режиссер –  Раушан Шәриф.

Истәлек кичәсенә татар язучылары, М.Мәһдиевның туганнары, якташлары, күренекле дәүләт, фән, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган.

Кичә К.Тинчурин театрында 18:30 сәгатьтә башлана.

Керү чакыру билетлары буенча.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*