tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Көнчыгыш календаре буенча Яңа ел – Нәүруз билгеләп үтелә
Бүген Көнчыгыш календаре буенча Яңа ел – Нәүруз билгеләп үтелә

Бүген Көнчыгыш календаре буенча Яңа ел – Нәүруз билгеләп үтелә

Бүген барлык төрки дөнья һәм Иран халыклары Нәүруз бәйрәме билгеләп үтелә. Нәүруз сүзе ике тамырдан – нәү (фарсыча – яңа) һәм руз (көн) тамырларыннан тора. Нәүруз – Көнчыгыш календаре буенча Яңа елның беренче көненә – 21 мартка туры килә. 21 мартны галимнәр астрономик язның беренче көне дип атыйлар. Чөнки бу көнне Кояш җир шарының ике ярымшарын да бертигез дәрәҗәдә яктырта башлый, һәм Җир планетасында көн белән төн төгәл уникешәр сәгать дәвам итә.

Нәүрузны мөселман халыклар бәйрәме генә дип атау дөрес түгел, чөнки аны Урта Азиядә һәм Иранда инде Ислам дине кабул ителгәнче берничә мең еллар элек үк билгеләп үтә торган булганнар.

Нәүрузда табынга бодай, кукуруз, тары, арпа, борчак һ.б. оннан пешерелгән түгәрәк табикмәк куелган. Шулай да бәйрәм күрке булып шыттырылган бодай үрентесе саналган. Үзбәк, таҗик, төрек һ.б. төрки халыкларда бүген дә бу күркәм йола сакланып калган.

Нәүрузга сумәләк пешерү – аеруча киң таралган йола. Сумәләк – бодай үрентесен ваклап, аның сутын сыгып, шул сыеклыкка он, үсемлек мае салып, тәүлек буе кайнатып пешерелгән, хәлвәгә охшаш татлы сый ул. Аны күрше-тирә апалары, җыелышып, зур казанда көн буе, төн буе кайната. Матур теләк әйтә-әйтә, илләргә иминлек, уңдырышлы еллар теләп, чиратлап болгаталар. Бу вакытта йола җырлары җырлау гадәте дә бар. Сумәләкне һәркем авыз итәргә тырыша.

Борынгы заманнарда яшьләр Нәүрузда су буенда учак ягып, аның тирәли әйлән-бәйлән уйнаганнар. Бөтен авыру-сырхау, бәла-казалар иске елда калсын дип, олысы-кечесе учак аша сикергән.

Өлкәннәр, бәйрәм буласы көн алдыннан арча (артыш) агачы яндырып, өйдән явыз көчләрне «куып чыгарганнар», өй эчен, ишегалдын чистартканнар, себергәннәр. Үзләре дә, юынып, чиста киемнәр кигәннәр. Күрше-тирә, туган-тумача бер-берсенә үпкәләшкән булса, яңадан дуслашкан.

Борынгы Болгарлар ерак үткәндә ике яңа ел уздыра торган булган: декабрь аенда кышкы Нардуганны һәм язын, 21 мартта – Нәүрузны. Гадәт буенча, Нәүруз көнне яшьләр иртә таңнан урамга чыга. Анда егетләр арасында бәйрәмнең башлыгы «Алпамша» билгеләнә. Алпамша булган кеше: «Әнә карга очып килә, барлык болгарларга Нәүрузны бәйрәм итәргә куша!» – дип кычкыра.

Болгар риваятьләре буенча, мәрхәмәтле Сөбан Карга Нәүрузның яклаучысы булып исәпләнгән. Алып – кешеләр янына карга кыяфәтендә «очып килгән», шуңа күрә дә бу бәйрәмне «Карга туе» дип тә атап йөртәләр. Аннары учак ягып, карга боткасы әзерләнгән. Нәүруз хөрмәтенә пешерелгән ботканы «Карга боткасы» дип атаганнар. Калган ботканы җиргә чәчеп калдырганнар (янәсе, каргаларны сыйлаганнар), Яңа елның уңдырышлы булуын теләп, җырлар җырлаганнар.

Алланың бер генә булуын танып, Ислам дине кабул ителгәч, моннан берничә гасыр элек мөселман илләрендә бу бәйрәмне билгеләп үтү тыелып торган. Соңрак ул язны каршы алу бәйрәме буларак үткәрелә башлаган.

Халыклар Дуслыгы йорты матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Казанда Нәүруз бәйрәме 24 мартта Казан ипподромының “Хан сарае” территориясендә зурлап билгеләп үтеләчәк.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*