enrutat
Баш бит / Бүген Лена Шагыйрьҗанның туган көне
Бүген Лена Шагыйрьҗанның туган көне

Бүген Лена Шагыйрьҗанның туган көне

Бүген Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Лена Галимҗан кызы Шакирҗанованың (Шагыйрьҗан) туган көне. Шагыйрәгә бүген 73 яшь тулган булыр иде.

Лена Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л.Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.

Лена Шагыйрьҗан. Вәкил Шәйхетдинов портреты

Л. Шакирҗанова поэзия жанрында иҗат итә. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм “Пионер” (“Ялкын”) журналында басылалар. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә “Казан утлары”, “Азат хатын” журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең бер төркем шигырьләре “Кызлар җыры” исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда “Мөлдерәмә күңел” дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Л.Шакирҗанова – нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары. Интим-шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлакый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләргә һәм халыкчан гыйбарәләргә, бизәкләргә муллыгы белән аерылып тора.

«Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 2011 елда Г. Тукай премиясенә ия була. 2016 елда «татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының халык шагыйре исеме бирелә.

Лена Шагыйрьҗан озакка сузылган авырудан соң 2017 елның 16 гыйнварында 71 яшендә вафат була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*