tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Дагыстанда очрашулар уздыра
Бүген Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Дагыстанда очрашулар уздыра

Бүген Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Дагыстанда очрашулар уздыра

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Дагыстанга өч көнлек визит белән килде. Иртәгә, 7 нче июльдә, ул беренче тапкыр уздырылучы Көньяк Сабан туенда катнашачак.

Бүген Милли шура рәисенең эш графигы тыгыз. Көн дәвамында рәсми очрашулар каралган. Шулай ук Дагыстанда оештырылган “Туган тел” оешмасы, Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары активлары белән дә түгәрәк өстәл янында сөйләшү планлаштырыла.

Хәзерге вакытта Дагыстанда 3 мең 700 дән артык татар яши. 2017 нче елда “Туган тел” оешмасын төзегәннәр. Ул дини, яшьләр һәм хатын-кызлар юнәлешләрен үзенә берләштерә. Оешманың рәисе – Эльмира Кадыйрова.

Бүген Васил Шәйхразиев Тарки бистәсендә урнашкан шәйех Баязит Хәйруллин исемендәге мәчет белән дә танышырга тиеш. Шулай ук  әлеге дин әһеленең бистәдәге каберенә зыярәт кылачак.

Белешмә өчен:

Шәйех Баязит Хәйруллин тумышы белән Уфа шәһәреннән. Ул Владикавказда хезмәт иткән. Бик гадел мөселман була. Хәрби частьтәге командиры аны Оренбургтагы мәдрәсәгә укырга җибәргән. Ул анда белем алып, кире Владикавказга кайта һәм имам булып эшли.

Баязит Хәйруллин теләге булган һәркемгә ислам кануннарын өйрәтә. Аның шәкертләре күп булган. 1918 нче елда ул Владикавказдан Махачкалага күчеп килә һәм 1950 нче елга кадәр шунда имам булып тора.

Шәйехнең Тарки бистәсендәге каберен 2016 нчы елда төзекләндерәләр. Ә бистәдәге мәчет аның исемен йөртә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*