tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген – Татарстан матбугаты көне: журналистлар бу бәйрәмне ничек уздыра һәм быел «Бәллүр каләм» премиясе тапшырыламы?
Бүген – Татарстан матбугаты көне: журналистлар бу бәйрәмне ничек уздыра һәм быел «Бәллүр каләм» премиясе тапшырыламы?

Бүген – Татарстан матбугаты көне: журналистлар бу бәйрәмне ничек уздыра һәм быел «Бәллүр каләм» премиясе тапшырыламы?

Республика журналистлары – йөзләгән газета һәм журнал, дистәлгән интернет басмасы, телевидение һәм радио каналларында эшләүчеләр Татарстан матбугаты көнендә гадәттәгечә эштә булачак. Бәйрәм уңаеннан тантаналы чаралар каралмаган.

Күп кеше катнашында узучы чаралардан баш тартулары аңлашыла. Әмма котлаулар барыбер булачак. Әйтик, бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны «Татарстан 24» һәм «Эфир» телеканалларында көтәләр. Ул анда журналистларның эш шартлары белән танышачак. Каләм әһелләренә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да котлау юллады. “Вакыйгаларны дөрес яктыртуыгыз һәм Татарстанда гамәлгә ашырыла торган күләмле проектларны мәгълүмати тәэмин итүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм”, – диелә котлауда.

Татарстан матбугаты көне 1998 елдан бирле билгеләп үтелә. Ел саен бәйрәмнең төп вакыйгасы булып “Бәллүр каләм” журналистлар бәйгесенең премияләрен тапшыру тантанасы истә кала. Бәйге быел да уза. Ә менә җиңүчеләрнең кайчан бүләкләнәсе билгеле түгел.

Бәйрәм алдыннан дәүләт бүләкләренә ия булучылар да бар. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең башкарма директоры Нияз Гәрәевкә Татарстан Президентының Рәхмәте белдерелде. «Шәһри Чаллы» газетасының мөхәррире Зөлфия Галимова, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» иҗат берләшмәсе махсус мөхәррире Оксана Гармай һәм Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәтеннән баш белгеч Җәүдәт Юнысовка «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бөтендөнья татар конгрессының республика иҗтимагый фонды мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр идарәсе башлыгы Гөлназ Шәйхи исә Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*