tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган көне
Бүген Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган көне

Бүген Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган көне

Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1991-2010 елларда Татарстан Республикасының Президенты булды.

Шул елларда, Минтимер Шәриповичка багышланып язылган җыр, аңа милләттәшләрнең котлау сүзләре булып барып ирешсен!

ИЛ БАШЫ

Сафьян Ибраһимов музыкасы, Госман Садә сүзләре

Күк катыннан карау фарыздыр ул,

Тойыйм дисәң көчен тауларның.

Таулар белән тауны кавыштыра

Тимер улы безнең татарның.

 

Атиллага тиңдәш уллар эзләп,

Тарих битен ничә актардым.

Җир йөзендә күпме дуслар җыя

Ипле улы безнең татарның.

 

Көннәремнең имин, матурлыгын,

Иман укып. җырла яклармын.

Күз тиюдә саклый һәммәбезне

Гаярь улы безнең татарның.

 

Ил күгеннән куып төн шәүләсен

Кояш кайта безгә таңнарын.

Күзгә карап сөйли йөрәк серен

Зирәк улы безнең татарның.

 

Татар каны шулай кайный, дисең.

Чапкан чагын күргәч чаптарның.

Күрсен илләр: акбүз ат өстендә

Каһарманы безнең татарның.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*