tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Туфан Миңнуллинның тууына 82 ел
Бүген Туфан Миңнуллинның тууына 82 ел

Бүген Туфан Миңнуллинның тууына 82 ел

Бүген күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, М.Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар драматургиясен, татар театрын югары дәрәҗәләргә күтәргән классик драматург Туфан Габдулла улы Миңнуллинның тууына 82 ел (25.08.1935 – 2.05.2012).

Белешмә:

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Туфан Миңнуллинда әдәби зәвык тәрбияләүдә әтисенең тәэсире зур була. Чыгышы белән ул – Казан кешесе, заманында Гафур Коләхмәтовтан белем алган.

1956-1961 елларда Туфан Миңнуллин Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый.

Туфан Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Аның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә.70-нче елларда Туфан Миңнуллинның рәссам-драматург буларак иҗади йөзе формалашу, табигый талантының үзенчәлекле рәвештә ачылып китү һәм шәхси сыйфатларга байый бара. 1970-1983еллар арасында аның Татар академия театры сәхнәсендә тугыз пьесасының премьерасы була.

Туфан Миңнуллин – 1990 еллардагы милли хәрәкәт активисты. Татарстан суверенитетын, татар теленең дәүләт статусын яулап алуда аның өлеше зур.1984 елда ул беренче тапкыр Татарстан АССР Югары Советына сайлана (1984-1989). 1989-1991 елларда ул кабат депутат булып эшли. Туфан Миңнуллин беренче (1995-1999), икенче (1999-2004), өченче (2004-2009) һәм дүртенче (2009-2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайланды.

Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда Казан хастаханәсендә якты дөнья белән хушлаша. Аны соңгы юлга озату мәрасиме 3 май көнне Камал театрында уза. Әдип Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*