tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә Татар мәдәният үзәге ачылды
Бүген Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә Татар мәдәният үзәге ачылды

Бүген Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә Татар мәдәният үзәге ачылды

Үзәк җирле татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләячәк. Ачылыш тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев та катнашты.

Татар мәдәният үзәгендә китапханә эшләячәк. Шушында ук татар халкының тарихы, көнкүреше белән танышырга мөмкин. Музей да булдырганнар. Татар телен өйрәтү курслары, балалар  өчен төрле түгәрәкләр дә эшләячәк. Биредә татар мәдәнияте һәм тарихы буенча дәресләр, семинарлар үткәрергә планлаштыралар.

Татар мәдәнияте үзәге ачылу уңаеннан, Химиклар мәдәният сараенда татарстан сәнгать әһелләре катнашында концерт та оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*