tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Васил Шәйхразиев Алматыда эш сәфәрендә
Бүген Васил Шәйхразиев Алматыда эш сәфәрендә

Бүген Васил Шәйхразиев Алматыда эш сәфәрендә

Казахстанда яшәүче татар яшьләре арасында Казан югары уку йортларында белем алырга теләүчеләр шактый булу сәбәпле, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Казахстанда Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ (КАИ)) филиалын яки вәкиллеген ачарга кирәк дип саный. Бу мәсьәлә Алматы Акимы (җирле хакимият башлыгы) Бауырҗан Байбәк белән очрашуда күтәрелде, дип хәбәр итте “Татар-информ”га В.Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе былтыр Казахстан татарларына Казан федераль университеты һәм КНИТУ (КХТИ)га укырга керү өчен 50 квота бирелгәнен, быел исә Казан вузларына укырга керергә теләүчеләрнең саны инде 215кә җиткәнен әйтте. “Әгәр дә Татарстан Казахстанда КНИТУ (КАИ) филиалы яки вәкиллеге булдырса, җирле татарлар анда укырга теләүчеләрне җыярга әзер. Без бу тәкъдимне үзебезгә теркәп куйдык, бу хакта сөйләшергә кирәк дип саныйбыз”, – диде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразиев Казан югары уку йортлары филиалларының төрле төбәкләрдә уңышлы эшләвен билгеләп үтте. “Республиканың бу өлкәдә тәҗрибәсе бар, стандарт булдырылган, вузларның сертификатлары бар”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген Милли Шура рәисе Алматыга эшлекле сәфәр кыла. Аким белән күрешүдән тыш, биредә ул җирле татар-башкорт оешмасы вәкилләре белән очрашты, Казахстан Республикасы Милли китапханәдә булды.

http://www.tatar-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*