tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Бурятиягә килде
Бүген Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Бурятиягә килде

Бүген Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Бурятиягә килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен иртән Улан-Удэ шәһәрендәге  “Байкал” аэропортында Бурятия татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Саҗидә Баталова, Бурятия республикасы Хөкүмәте һәм хакимияте башлыгы урынбасары Михаил Харитонов каршы алды.

Бүген Васил Шәйхразыев Улан-Удэ шәһәрендә Байкал төбәге татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак. Татарстан делегациясе биредә татарлар күпләп яшәгән җирлекләренең декоратив сәнгате, музей экспозицияләре, татар аш-сулары күргәзмәсен караячак. Аннары Бурятия Республикасының татар милли-мәдәни мохтарияте активы белән аралашу планлаштырылган. Байкал төбәге татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу кысаларында исә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2019 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясап, 2020 елга бурычларны билгеләргә җыеналар.

Васил Шәйхразыев ТАССРның 100 еллыгына һәм Бурятия татар милли-мәдәни мохтариятенең 15 еллыгына багышланган концертта да катнашырга тиеш.
Төштән соң, эшлекле очрашулар билгеләнгән. Башта Милли шура рәисе Бурятия Республикасы Хөкүмәт рәисе урынбасары, Бурятия Республикасы хакимияте администрациясе башлыгы Баир Цыренов белән очрашыр дип көтелә. Аннары Улан-Удэ шәһәре хакимияте башлыгы Игорь Шутенков белән очрашу планлаштырылган.
30 гыйнварның эш программасы Улан-Удэның Үзәк мәчете һәм Халыклар дуслыгы йортын карау белән тәмамланачак.

31 гыйнвар көнне Татарстан делегациясенә Иволгинский дацанны күрсәтәчәкләр. Аннары Васил Шәйхразыев Владивостокка юл алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*