tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген үзенең гомер бәйрәмен Луара Шакирҗанова билгеләп үтә
Бүген үзенең гомер бәйрәмен Луара Шакирҗанова билгеләп үтә

Бүген үзенең гомер бәйрәмен Луара Шакирҗанова билгеләп үтә

Бүген үзенең гомер бәйрәмен Татарстан Республикасының Халык артисты, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Галимҗан кызы Шакирҗанова билгеләп үтә.

Хөрмәтле Луара Галимҗан кызы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы һәм үз исемемнән Сезне гомер бәйрәмегез, юбилеегыз белән тәбрик итәм. Тормышыгызны театр белән бәйләп, Сез озак еллар буе милләттәшләребезне, мәдәният һәм сәнгать сөючеләрне рухи яктан баетып киләсез.

Театр әһелләренә багышланган саллы язмаларыгыз, радио һәм телевидениедәге тапшыруларыгыз, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музеенда алып барган эшчәнлегегез белән Сез халкыбызның театр сәнгатен пропагандалауга зур өлеш кертәсез.  Шушы хезмәтләрегез өстенә ямь булып нәфис сүз остасы булуыгыз да тамашачылар өчен зур куаныч.

Гомер бәйрәмегез үтелгән матур һәм бай тормышыгызга күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Әлеге изге гамәлләрегез белән милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Хөрмәтле Луара ханым! Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет, имин көннәр һәм милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итүегезне телибез.

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*