tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүләккә – машина
Бүләккә – машина

Бүләккә – машина

Кагыйдә буларак, ярдәм кулы сузарга әзер булучылар нинди ярдәм кирәк дип сорап тормыйлар, әйтми-нитми генә булышалар.

Безнең Сергачтагы “Надежда” балалар һәм яшүсмерләр реабилитация үзәге биредә тәрбияләнүче балалар өчен икенче йортлары. Безгә күбесе очракта әти-әниләре тәртипсез тормыш алып барган балаларны китерәләр һәм үзәктә алар өйләрендә, гаиләдә булмаган җылылыкны, игътибарны алалар. Күбесе очракта гади генә нәрсәләргә – уенчыкларга, кием-салымга, хәтта аш-суга мохтаҗ алар, ә биредә барысы да бар, тиешле тәрбия, белем алалар, уйныйлар, аралашалар. Әмма ничек кенә булмасын, үзебезнең чиксез кайгыртуыбызны, яхшы мөнәсәбәтебезне бүләк итсәк тә, ата-ана мәхәббәтен без алыштыра алмыйбыз. Инде күп еллар дәвамында үзәккә ярдәм итүчеләр дә безгә бу мәсьәләне чишәргә булыша. Шундыйлардан Мәскәүдә яшәүче мәдәнәле якташларыбыз Фаилә Салахетдинова белән Рафик Вәлитовны билгеләп үтәр идек. 2011 елдан бирле алар безгә материаль яктан ярдәм күрсәтәләр. Файлә Османовна аркылы безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез тагы да арта төште – Хасәнә Заһидуллина, Надия һәм Шәмил Айнулловлар, Дамир (Сафаҗай), Асия Максутова (Семочки) һ.б.

Мәскәүдән “Идел” татар җыры ансамбленең килүе дә онытылмас бәйрәм булып күңелләргә сеңеп калды. Артистлар балалар белән бергә җырладылар, биеделәр, бихисап күп бүләкләр дә – велосипедлар, самокатлар, китаплар, уенчыклар, тәм-томнар китергәннәр иде.

Ә күптән түгел генә спонсорлар безнең үзәккә LADA Granta машинасы бүләк итте. Безнең үзәк шәһәр читендә урнашканга, балаларны хастаханәгә илтү, эш буенча шәһәр үзәгенә бару кайчак кыенлыклар тудыра һәм шуңа да бу бик кирәкле һәм урынлы бүләк.

Шундый  зур бүләк ясаучыларга рәхмәтебез чиксез. Машинаны Мәскәүдән кайтарган шофер, Атяравыл егете Рөстәмгә дә зур рәхмәт. Барчагызга да саулык, тыныч, имин тормыш телибез. Безнең балалар өчен эшләгән яхшылыкларыгыз йөзләтә үзегезгә кайтсын!

Олы ихтирам белән, 

“Надежда” социаль-реабилитация үзәге коллективы.    

Сергач.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*