enrutat
Баш бит / Cамарада 3 яшьтән 7 яшькәчә сабыйларны “Шатлык” балалар клубына чакырабыз.
Cамарада 3 яшьтән 7 яшькәчә сабыйларны “Шатлык” балалар клубына чакырабыз.

Cамарада 3 яшьтән 7 яшькәчә сабыйларны “Шатлык” балалар клубына чакырабыз.

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.

“Шатлык” балалар клубында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

— сабыйларда туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;
— халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән таныштыру;
— әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру.

Уен формасында төзелгән дәресләр өч блоктан тора:

1. “Иҗади остаханә” — рәсем, әүвәләп ясау дәресләрендә баланың вак моторикасы үсә, күзаллавы киңәя, иҗади сәләтләре ачыла;
2. “Татарча сөйләшәм” – ана теле дәресләре баланың сүз байлыгын арттыра, сөйләм күнекмәләрен формалаштыра;
3. “Шома басам” – хореография дәресләре балаларның гармоник яктан үсешен формалаштырырга ярдәм итә.

Июль – август айларына һәм яңа 2018/2019 уку елына язылу бара.

Дәресләр балаларга да, ата-аналарга да чиксез шатлык бүләк итәр дип ышанабыз.

Сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Самара шәһәре, Карл Маркс проспекты, 49 йорт («Сократики» балалар студиясе бинасында).

Белешмәләр өчен телефоннар: 8-917-165-63-89, 8-927-764-88-24 (Алия Наиловна).

http://samtatnews.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*