enrutat
Баш бит / «Cембер язлары» альманахы — бай әдәби мирас ул
«Cембер язлары» альманахы —  бай әдәби мирас ул

«Cембер язлары» альманахы — бай әдәби мирас ул

Ульяновск шәhәренең 17 нче санлы китапханәсендә өлкәбездә яшәп иҗат итүче татар язучыларының әсәрләре тупланган «Сембер язлары» альманахының алтынчы чыгарылышын укучыларга тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге җыентык өлкә татар милли-мәдәни автономиясе hәм «Өмет» газетасы редакциясе тарафыннан әзерләнеп, үткән елның ахырында Ульяновск өлкә Хөкүмәте гранты хисабына дөнья күрде.

Яңа гына укучыларга барып ирешкән «Сембер язлары» альманахының бу чыгарылышы күләме ягыннан да, авторларның күплеге белән дә башкаларыннан сизелерлек дәрәҗәдә аерылып тора. Бу җыентыкта илле татар язучысының иң яхшы, тирән эчтәлекле шигырьләре, хикәяләре hәм публицистик язмалары урын алган. Алар арасында татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган олпат шагыйрьләр Габделҗаббар Кандалый, Сәхаб Урайский, Хәдичә Шаммасова, Гакыйль Сәгыйров, Россия Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис белән беррәттән, шигърият дөньясына күптән түгел генә аяк баскан мәктәп укучысы Эльвира Альшина да бар.

Аларны беренче булып өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде.

«Сембер-Ульяновск төбәге үзенең татар әдипләре белән бик тә хаклы рәвештә горурлана. Араларында ил күләмендә танылган каләм осталары да бар. Җирле язучыларыбыз да бары тик мактау сүзләренә генә лаек. Алар «Сембер язлары»нда басылу белән чикләнмичә, үз китапларын нәшер итү чарасын да күрәләр. Соңгы елларда өлкәбезнең утызга якын татар авылына багышланган китаплар да укучыларга барып иреште. Бу – милләтебез өчен әйтеп бетергесез зур байлык, яшь буынга тапшырып калдырырлык рухи мирас»,- диде ул.

Альманахның редакторы, «Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов җирле язучыларга үзенең телeк-тәкъдимнәрен дә җиткерде.

«Сембер язлары»ның беренче чыгарылышы моннан 22 ел элек тынгысыз йөрәкле милләтпәрвәрләр Котдус ага Сафиуллин белән Иркәм абый Хайретдинов тырышлыгы нәтиҗәсендә нәшер ителгән иде. Анда фәкать халыкның милли үзаңын үстерүгә, газиз туган телебезне саклап калуга юнәлдерелгән шигырьләр hәм хикәяләр генә кертелде. Хәзер шагыйрьләребез миллилектән бөтенләй диярлек читләшеп, күбрәге мәхәббәт, табигать темасына яза башладылар. Югыйсә,  милләткә хезмәт итүгә алынган каләм иясенең төп максаты үзенең иҗат җимешләре аркылы яшь буынга рухи-әхлакый, милли тәрбия бирүдән гыйбарәт булырга тиеш»,- диде ул, Сембер татар язучыларына мөрәҗәгать итеп.

Ә Ульяновск өлкә татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Равил Шәфигуллин төбәгебездә өметле яшь каләм тибрәтүчеләр булуына шатлануын белдерде. Дини темаларга иҗат итүче Рита Имаметдинованың телебез язмышына бәйле шигырен улы Мөхәммәд гаҗәеп сәнгатьле итеп сөйләде. Өлкә автономиясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфия Абутдинова Чүпрәле районы Югары Каракитә авылы тормышын тасвирлаучы hәм тәрбияви мәгънәгә ия бик күп мәзәкләр туплаган, шуларның берничәсен милләттәшләребезгә дә җиткерде. Ә Yзәк мәчет карамагындагы «Дин дәресләре» мөгаллимәсе Нурия хаҗия Татлыева Сембер шагыйрәсе Иделбикәнең шигырьләрен яңгыратты. Аннары җыентык авторлары Шәфикъ Иматдинов, Азат Вахитов, Гөлсинә Ханәфи, Мәүлет Саюков, Роза Гайнуллина, Гөлчәчәк Сингатуллина hәм Наилә Потеева альманахка кагылышлы уй-теләкләре белән уртаклаштылар. Алар әдәби антологиягe тиңләрлек шушы китапны әзерләү максатында бик күп көч hәм тырышлык куйган өчен «Өмет» газетасы редакциясе коллективына олы рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Сембер татар сәхнәсе йолдызлары Алсу hәм Айгөл Альметовалар әдәби-музыкаль кичәне үзләренең моңлы вә дәртле җырлары белән бизәде.

Рузия ХӘЛИМОВА.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*