tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чабаксарда Халыкара кинофестиваль уза
Чабаксарда Халыкара кинофестиваль уза

Чабаксарда Халыкара кинофестиваль уза

Ел саен 20-24 майда Чуашстанда Чабаксар Халыкара кино фестивале уза. Кинофорумда конкурс һәм конкурстан тыш нәфис, документаль, балалар һәм үсмерләр өчен фильмнар, шулай ук бүгенге дөньяның этник төрлелеген гәүдәләндергән кинотасмалар күрсәтелә. Традиция буенча, фильм төшерүчеләр заманча кинематографның проблемалары хакында сөйләшер өчен түгәрәк өстәлгә чакырыла.

XII Чабаксар халыкара кинофестивале жюри әгъзаларының берсе – Татарстан кинорежиссеры, продюсер Илшат Рәхимов (бездә Илшат Рәхимбай буларак билгеле). Ул узган елгы Чабаксар фестивалендә катнашып, “Иң яхшы фильм” номинациясендә җиңгән

Фестивальдә Татарстаннан өч кинотасма: – «Мулла» (реж. Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров), «Байгал» (реж. Илдар Ягъфәров) һәм «Водяная» (реж. Алексей Барыкин) кинофорумның конкурс һәм конкурстан тыш программаларында – барлыгы 12 тапкыр күрсәтелә. Мөгаен, бу үзенчәлеге белән Чабаксар Халыкара кинофестивале Казан мөселман кинофестиваленнән аерылып торадыр да: соңгысында катнашкан фильмнарны 1-2 тапкыр гына күрергә мөмкин.

Мәсәлән, Татарстан кинокартиналарын Чуашстан тамашачысы башкала кинозалларында гына түгел, ә республика районнарында да карый ала. Бигрәк тә «МУЛЛА» һәм «БАЙГАЛ» фильмнары белән кызыксыну көчле, алар Мариин Посады, Яңа Чабаксар, Козловка шәһәрләрендә һәм Батыр, Урмай авылларында күрсәтелә.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*