enrutat
Баш бит / Чал Бохара
Чал Бохара

Чал Бохара

Үзбәкстанны яратам мин. Кем белә, бәлки моңа татар һәм үзбәк халыкларының телләре, диннәре якын булуы да йогынты ясыйдыр. Аларның көй-моңнары, кунакчыллыгы, милли ризыклары, хөрмәте дә күңелне куандыра. Кайчандыр халкымны үзенә сыендырган игелекле җир буларак та кадерле миңа Үзбәкстан.

Менә бу юлы да әлеге илгә сәфәр кылырга форсат чыккач, бик теләп кузгалдым. «Мин» генә дип әйтүем дөрес тә булмас, юлдашларым – байтак. Дөресрәге, бик күп! Данлыклы «Казан» бию ансамбле артистлары! Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе буенча, алар шушы җирлектә  төпләнеп калган милләттәшләребезгә халкыбызның биюләрен, җыр-моңнарын, туган җир сәламен алып килделәр.

Казандагы көзге салкынча һавадан соң, Ташкент, «хуш киләсең, рәхим ит», дигәндәй җылы, елмайган кояшы белән каршы алды. Октябрь башы, әмма очкыч җиргә утырганчы ук «Ташкентта 30 градус җылы» дип игълан иттеләр. Димәк, тагын бер мәртәбә җәйгә кайтып киләбез икән… Алда әле безне Бохара, Сәмәрканд, Новаи шәһәрләренә рәхәт, кызыклы, дулкынландыргыч сәяхәт көтә. Әйдәгез, бергәләп юлга кузгалабыз.

Чал Бохара

Үзбәкстанның Сәмәрканд, Ташкент, Алмалык, Гөлстан кебек шәһәрләрендә моннан җиде ел элек тә нәкъ менә «Казан» бию ансамбле гастрольләре вакытында булган идем. Бу юлы Бохарага юл тотабыз. Монда әле булган юк. Иртән үк Ташкенттан кузгалсак та, тиз генә барып җитәрлек түгел икән: ике шәһәр арасын узу өчен 11 сәгатькә якын вакыт кирәк булды. Автобус тәрәзәсеннән күзәтеп барам: авыллар, шәһәрләр аша узабыз. Мамык кырлары җәелеп ята. Халык дәррәү бары да шунда: «пахта җыя» – мамыкны шулай диләр үзбәкләр. Юл буйлап, карбыз, кавын сата торган базарлар кала. Бохарага якынлашкан саен анар, йөзем сатучылар да күбәйде. Гомумән, уңдырышлы җирдә урнашкан инде бу Үзбәкстан. Халкы да тырыш. Ирексездән, бәхетледер үзбәкләр, алар үз илләрендә яшиләр, үз телләрендә рәхәтләнеп уйлыйлар, сөйләшәләр дип уйлап куйдым…

Мәгълүмат өчен: Биредә унике меңгә якын милләтәшебез гомер итә. 1993 елдан татар-башкорт мәдәни үзәге төзелә. Бүгенге көндә аның җитәкчесе – Равил Туктаров.

Бохараның архитектурасын, истәлекле урыннарын карап чыгарга сезгә бер атна вакыт кирәк булачак дигәннәр иде, дөрес икән. Вакыт кыска булу сәбәпле, без мөселман дөньясының изге шәһәрләренең берсе саналган Бохараның төп тарихы урыннарында булырга гына өлгердек. Гидыбыз да бик затлы, зыялы, гыйлемле шәхес булып чыкты. Сөйләшә торгач, гидыбыз Мишраб ага Кадыйровның танылган композитор, Үзбәкстан Композиторлар берлеге әгъзасы, озак еллар шәһәрдәге музыка училищесын җитәкләгән мөхтәрәм зат икәнлеген белдек. «Бохараны бик яратам. Һәркем үз шәһәренең тарихын белергә тиеш дип саныйм», – дип үз фикерен баштан ук белдереп алды ул. Бохарада Тукай урамы барлыгын, биредә Шиһабетдин Мәрҗанинең белем алганын, мәдрәсәдә бүген дә Мәрҗани методикасы белән укытуларын да җиткерде безгә. Мине нәкъ менә Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең Бохарадагы чоры кызыксындыра да инде.

Мәрҗани эзләре буйлап

Кайчандыр 21 яшьлек Шиһабетдин сәүдә кәрванына ияреп, белем эстәргә дип, Бохарага юл тота. Бу аның беренче сәфәре була. Күргәннәреннән бик күп тәэсиратлар ала яшь галим. Җиде айга сузылган сәяхәт вакытында ул юльязма да алып бара. Белем алырга омтылган егет кәрван хәрәкәт иткән вакытта дөягә утырып барганда да китаптан аерылмый.

Бохарага килеп җиткәч, Мәрҗани Ниязколый Ишан мәдрәсендә бүлмәгә урнаша һәм бик күп дин галимнәренең, шулай ук әтисенең дә остазы булган Мирза Салих әл Хаҗидән дәресләр ала. Шул ук вакытта Шиһабетдин үзе дә дәресләр бирә. Эшләгән акчасына ул тамак ягын карый, китаплар юнәтә. Күпмедер вакыт Мәрҗани Бохараның иң зур мәдрәсәләренең берсе булган Күкелташ мәдрәсәсендә яши.

Мәгълүмат өчен: Бу мәдрәсә бүгенге көндә Ләби хауз төзелеш ансамбленә кергән. Ул XVI гасырда Абдулла хан хакимлек иткән чорда корыла. Мәдрәсә Урта Азиядәге иң зур дини уку йорты саналган. Бүгенге көндә анда Таҗикстанның халык язучысы Җалол Икрами һәм язучы галим Садреддин Әйнигә багышланган музей эшли.

Бохарада белем алуның беренче елларында Шиһабетдин башка мәдрәсәләргә дә йөреп белем ала, дәресләргә бик әйбәтләп әзерләнә, дәреслекләрдә бирелгән төрле аңлатмаларны өйрәнә һәм башка студентлардан гыйлемле булуы белән аерылып тора. Укытучылар аның сәләтен, гадәти булмаган фикерләвен күреп, шәкертләрен укытырга да тәкъдим итәләр. Бохарадагы мәчетләрнең укыту методикасын ныграк өйрәнгән саен, Мәрҗанинең биредәге укыту программасының камил булмавына, дөньяви фәннәрнең укытылмавына эче поша. Монда белем бирүгә реформа кирәклеген мөдәррисләргә дә җиткерә, ләкин яклау тапмый. Биш ел Бохарада гыйлем туплаганнан соң, Шиһабетдин Мәрҗани икенче дини фәннәр үзәге булган Сәмәрканда китә.

 Тарих эзен саклаучылар

Бохара чын мәгънәсендә динне, тарихны, мәдәниятне, мәгарифне саклаган изге, сихри, тылсымлы җир кебек күренде миңа. Биредә теләгән теләкләр кабул булыр сыман тоелды. Биредә берничә гасыр элек төзелгән бик күп мәчетләр, мәдрәсәләр, төрбәләр сакланган. Аларның һәрберсе бу шәһәргә иман нуры таратып утырадыр кебек.

Шәһәр буйлап танышуыбызны кунакханәбезгә бик якын урнашкан, Иске Бохараның символы булган, Үзәк мәйданда, Калян манарасы итәгендә урнашкан Пои Калян архитектура ансамбле яныннан башладык. Ул XII-XVI гасырларда төзелгән Калян манарасы, Калян мәчете һәм Мири Гарәп мәдрәсәсе кебек өч корылмадан тора.

XII гасырда корылган Калян манарасы вакытында Урта Азиядәге иң озын манара саналган. Хаҗга баручыларга, сәүдә кәрваннарына маяк булып, юл күрсәтеп торган. Аның биеклеге – 47 метр.

Калян мәчете – Бохара Җәмигъ мәчете, ул Убайдулла хан хакимлек иткән чорда төзелә. Төзелеш эшләре 1514 елда тәмамланган, әлеге затлы мозайкалар белән бизәлгән мәчет Урта Азиядә, Сәмәркандта урнашкан Биби ханум мәчетеннән кала, зурлыгы буенча икенче урында тора икән.

Мири Гарәп мәдрәсәсен дә 1535-1536 елларда Убайдулла хан төзеткән. Ул 1993 елда Бохараның башка истәлекле урыннары кебек, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Гидыбыз Мишраб ага һәр корылма турында белеп, яратып, кызыктырырлык итеп сөйли. Берничә гасыр буе Бохара хакимнәренең резиденциясе булып торган, соңгы әмирләрнең нигезе саналган Арк ныгытмасына да алып килде озатып йөрүчебез. Вакытында Арк ныгытмасы бөеклек, хакимлек символы булып саналган. Ныгытманың бер диварында Бохара Әмирлегенең ныклыгын чагылдырып күн камчы эленеп торган. Аның эчендә хакимнәр сарае, хәрби тоткыннарның төрмәләре, сарай хезмәтләре бүлмәләре, һөнәрчелек остаханәләре, корал складлары, казна, әмирнең якыннары, туганнары, түрәләре өчен сарайлар һәм башка корылмалар да урын алган булган.

Бүгенге көндә Арк ныгытмасы Бохараның иң борынгы архитектура-археологик һәйкәле булып тора. Шәһәргә килгән һәркем бу урында булмыйча китми икән. Риваятьләр дә яши әлеге ныгытма турында. Имеш, Сиявуш исемле матур егет үги әнисенең эзәрлекләвеннән качып чүл уртасында – оазиста урнашкан Туран дигән бай илгә килеп урнаша. Шунда ул җирле хакимнең кызы Афрасиабага гашыйк була. Яшьләр бер-берсен яраталар. Әмма хәйләкәр хаким, кызыма өйләнергә теләсәң, үгез тиресе астына сыярлык итеп сарай төзе, дигән шарт куя. Тик батыр егет Сиявуш аңардан да хәйләкәррәк булып чыккан. Ул тирене юка кисәкләргә кисеп, очларын бергә тоташтырган да, шул урында сарай төзегән. Шул вакыттан имеш Арк ныгытмасына нигез салынган.

Әйткәнемчә, Бохара мавзолейларга гына түгел, риваятьләргә дә бик бай. Без Саманидлар, Әюб чишмәсе мавзолеенда да булдык. Әюб чишмәсе турында тагын бер матур риваять сөйләде безгә Мишраб ага Кадыров. Әюб җиргә Ходай тарафыннын җибәрелгән пәйгамбәр була. Бай, кешелекле, ярдәмчел зат була ул. Туганнары да, балалары да күп була аның. Ходай аны сынап карамакчы була. Башта байлыгын, аннан балаларын, соңыннан сәламәтлеген ала. Әюб үзенең сабырлыгы, түземлеге белән күпләрне шаккатыра. Ахырдан сәламәтлеген югалтып, шәһәрдән халык тарафыннан куып җибәрелгәч кенә ул, ярдәм сорап Аллаһка мөрәҗәгать итә. Аллаһ аның догаларын кабул итеп җиргә яхшы хәбәр белән фәрештә җибәрә. Ныклыгы, сабырлыгы, түземле булу өчен Аллаһ аны бүләкли. Балаларын да, байлыгын да кире кайтара. Басып торган җирендә чишмә бәреп чыгып, шуның суы Әюб пәйгамбәрне сәламәтләндерә. Хәзер ул – Әюб чишмәсе мавзолеенда. Теләгән һәркем аның суын татый, сәламәтлеген ныгыта ала. Бу мавзолейда су музее да урнашкан.

Йомгаклау

Ярты көн эчендә без Бохараның йөрәге саналган Ләби хаузда булырга, җирле халыкның милли ризыкларыннан авыз итәргә дә өлгердек. Кичкә безне матур миссия – «Казан» бию ансамбленең концерты көтә. Көн дәвамында Бохара буйлап җәяү сәяхәт иткән биючеләребезнең сәхнәдәге чыгышларын карагач, аларның үз эшләренең осталары, хезмәтләрен яратып та, горурланып та башкарганнарын күреп тагын бер кат сокланып утырдым. Бохараның Дәүләт музыкаль Драма театрында ансамбльнең Үзбәкстандагы беренче концерты аншланг белән узды. Тамашачылар арасында өлкәннәр дә, балалар да, яшьләр дә бар. Концертка Бохара өлкәсе хакимияте вәкилләре дә килгән. Залга җыелган милләттәшләребез һәр чыгышны – алкышларга, артистларны чәчәк бәйләмнәренә күмде.

– Без бу концертны зарыгып көттек, тагын килегез. Сез безгә җан рәхәте бүләк иттегез. Моның өчен Татарстан Президентына рәхмәтлебез. Халкыбызга сәламнәр житкерегез, – дип татарлар ихлас рәхмәтләре, сөенечләре белән уртаклаштылар.

Алда «Казан» бию ансамблен Навои, Сәмәрканд, Ташкент тамашачысы көтә.

(Дәвамы бар)
Гөлназ ШӘЙХИ
Казан–Бохара–Казан
«ХАЛКЫМ МИНЕМ» газетасы
Октябр, 2018

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*