tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы Башы мәдәният йортында Тукайга багышланган кичә
Чаллы Башы мәдәният йортында Тукайга багышланган кичә

Чаллы Башы мәдәният йортында Тукайга багышланган кичә

Чаллы Башы мәдәният йортында «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әдәби кичә уздырды. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 132 ел уңаеннан үткәрелгән бу бәйрәм “Тукай һәм дин” дип исемләнгән тема астында үтте.

Бүгенге бәйрәмдә аның бик күп шигырьләре яңгырады, аның шигырьләренә язылган җырлар җырланды. “Тамчы” балалар бию төркеменә йөрүчеләр Тукайның кечкенәләр өчен язган шигырьләрен яттан сөйләп сөендерделәр. Гомумән, Тукайны яраткан, белемгә омтылган һәркем бүген бәйрәм итте. Кичәне алып баручылар, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “Талир тәңкә” ветераннар ансамбленә йөрүчеләр, Тукай тормышы, Тукай иҗаты турында бай мәгълүмат җиткерделәр.

Тукай иҗаты… Тукай дөньясы… Безнең әле бу дөньяны һаман да колачлап бетерә алганыбыз юк. Һәм бу мөмкин дә түгелдер. Еллар узган саен без Тукайны күбрәк ачабыз, Тукай безгә ныграк якыная, без үзебез дә аңа ешрак тартылабыз. Тукайның бик күп шигырьләре, фикерләре нәкъ менә бүгенге көнебезгә, милли һәм сәяси вәзгыятебезгә бөтен рухы белән тәңгәл килә. Шуңа да аның иҗаты, шигъри авазы бүген дә көр яңгырый һәм халык күңелендә теләктәшлек таба.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*